Үзмәшгуль булып теркәлеп эшләү нинди өстенлекләр бирә?

Үзмәшгуль – кем ул?  Үзен эшле итеп,  өйдә яки башка урында эшләүдән керем алучы кешеләр шулай дип атала хәзер. Әмма аларга да, закон нигезендә, керемнәреннән салым түләргә кирәк. Шулай икән, үзмәшгульгә салым түләүче рәвешендә  ничек теркәлергә?

Моның өчен “Мой налог” мобиль кушымтасы ярдәмендә яки Россия Федераль салым хезмәте сайтына (www.nalog.ru) кереп, “Налог на профессиональный доход” дигән салым түләүче кабинеты аша бик җиңел генә теркәлергә була. Шулай ук кредит оешмалары яки Россия Федераль салым хезмәте белән мәгълүмати хезмәттәшлек итүче банклар аша теркәлергә мөмкин.

Шулай итеп, өйдән чыкмыйча гына үзмәшгуль сыйфатында теркәлеп, законлы төстә керем алучыга әйләнергә була.

Гомумән, үзмәшульләр өчен уйлап табылган бу система зур уңайлыклар тудыра. Беренчедән, барлык исәп-хисаплар һәм салым түләү (үзмәшгульләр өчен аның ставкасы – нибары 4 яки 6 процент)  “Мой налог” мобиль кушымтасы аша гына башкарыла.  Ә иң мөһиме – теркәлеп эшләүчеләргә быел 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр исәпләнелгән салымнан 12 130 сум салым капиталы рәвешендә бирелә, 10 мең сум күләмендә салым чигерүе кире кайтарыла.

Үзмәшгуль буларак теркәлеп эшләүнең өстенлекләре моның белән генә дә бетми әле.  Әйтик, аларга банклардан кредитлар алу,  юридик затлар белән эшләү, тендерларда катнашу, үзмәшгульлекне төп эш белән бергә алып бару мөмкинлеге бирә. Тагын шунысы бар: законлы төстә, ягъни теркәлеп эшәүче үзмәшгульләрнең кеременә салым ставкалары 10 ел дәвамында үзгәрешсез калачак.


Фикер өстәү