Фәрит Мөхәммәтшин: “Лениногорск һәрвакыт эчтәлекле эшләре белән аерылып тора”

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районына эшлекле сәфәр кылды. Парламент башлыгы капиталь төзекләндерелгәннән соң 1 нче балалар-яшьләр спорт мәктәбе белән танышты, җирлекләр башлыклары белән очрашты, шулай ук нефть музеенда булды.

Спорт мәктәбе бинасын капиталь төзекләндерүгә 43 миллион сум, матди-техник базасын ныгытуга тагын 1 миллион сум бүлеп бирелгән. Мәктәпкә 1966 елда нигез салынган. Шушы вакыт эчендә биредә 50дән артыграк СССР һәм Россия спорт мастеры, 250 чамасы спорт мастерына кандидат тәрбияләнгән. Дәүләт Советы Рәисе спорт мәктәбенең матди-техник базасы яңарту буенча хәл ителмичә калган кайбер мәсьәләләргә игътибарын юнәлтте. Аерым алганда, җиңел атлетика манежын ахыргача төзекләндереп бетерәсе бар. Ул республика Спорт министрлыгы белгечләрен бу мәсьәләне карап тикшерүгә алынырга чакырды.

“Лениногорск һәрвакыт эчтәлекле эше белән аерылып тора. Биредә спорт һәм сәламәт тормыш рәвешенә тартылу көчле. Әлеге яңартылган спорт мәктәбе бинасы Лениногорск халкының изге традицияләре дәвамы булып тора. Биредән иң яхшы спортчылар, белгечләрнең тәрбияләнеп чыгуын телим. Яңа чемпионнар һәм яңа җиңүләр насыйп итсен!” – дип фатыйха бирде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шуннан соң Дәүләт Советы Рәисе Шөгер авылындагы нефть музее территориясендә Лениногорск районы җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда экология, сәламәтлек саклау, территорияне төзекләндерү, тарихи һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

Сәфәре ахырында Дәүләт Советы Рәисе нефть музеена сугылды. Аның әйтүенчә, сизелерлек үзгәргән ул. Музей Татарстанның нефть тармагы тәүге сәнәгать предприятиеләреннән берсе – Шөгер нефть-битум заводы урынында урнашкан. Ул нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгатен үстерүне чагылдырган бик күп экспонатлардан тора. “Ата-бабаларыбыз бөек эшләр башкаруларын –Татарстанда зур нефтьнең чишмә башында торуын аңлаган. Беренче, икенче һәм өченче миллиард тонна нефть – барысы да шушы җирләрдән, уникаль Ромашкино нефть чыганагыннан табылган. Дөнья колачындагы нефть могҗизасы бу.  Нефть белән сакчыл һәм дөрес эш итсәк, балаларыбыз һәм оныкларыбызга җитәчәк”, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы музей хезмәткәрләренең бик зур агарту эше башкаруын – учреждениедә елына 3,5 мең чамасы кешенең булып китүен искәртте.


Фикер өстәү