Социаль пакеттан баш тартучылар ел саен үкенә  

Республикада социаль пакет җыелмасыннан баш тартучылар арасында яман шеш белән авыручылар да бар. Алар акчалата алуны кулай күрә. Аның айлык суммасы – 889 сум, дәвалану тагын да кыйммәткәрәк төшә.  

– Акчалата алалар да, соңыннан үкенәләр, – ди Республика клиник онкология диспансеры бүлек мөдире Эдуард Ногманов. – Комплекслы ярдәм чараларыннан соң, сырхау терелгән шикелле тоелса да, кайчакта чир ике-өч елдан яңадан килеп чыга. Ул чагында дәваланырга акча тагын да күбрәк китәчәк. Бу турыда кеше бик уйлап бетерми.

Шуңа күрә белгеч социаль ташламаган ия сырхауларны соцпакеттан баш тартмаска чакыра. Татарстан Пенсия фонды бүлегенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова да җыелма урынына акча алучылар арасында ел саен үкенүчеләр булуын әйтә.

– Андый очраклар ел да кабатлана, гаризамны үзгәртегез әле диләр, ләкин терсәк якын да тешләп кенә булмый, – ди белгеч.

Беренче октябрьгә кадәр язылган гариза бер ел дәвамында үз көчендә кала. Быелга җыелмадан баш тартучыларга 2021 нче ел өчен гариза тапшырырга соң түгел әле. Моны октябрьгә кадәр эшләп була. Пенсия фондында гаризаны онлайн да кабул итәләр. Социаль пакет җыелмасыннан баш тартмаучыларга кабат гариза язарга кирәкми.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү