Нефтьчеләр җыелган җирдә…икмәк пешә!

Икенче Баку, бу елның беренче уңышыннан икмәк, сагынылган очрашу. Татарстанда нефть-газ химиясе форумы башланып китте. Ул инде 27 тапкыр үткәрелә. 2-4 сентябрь аралыгында тармак вәкилләре нәрсә белән шаккатырырга уйлыйлар?

Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды. Чара инде 27 ел рәттән уздырыла, әмма бу юлы ул тәүге тапкыр “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә уза. Форум көннәрндә илнең 18 төбәгеннән 100дән (60ы — Татарстан предприятиеләренеке) артык экспозиция эшләячәк.

Эшлекле сөйләшүләр, килешүләр дә каралган. Форум гадәттәгечә республикада Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Быел чара Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган. Катнашучылар арасында — «Татнефть» җәмгыяте, «ТАИФ» компаниясе, «ТаграС-Холдинг» , «Казанькомпрессормаш» , «ГОРЭЛТЕХ» заводы (Ленинград өлкәсе), «Иокогава Электрик СНГ» (Мәскәү) һәм башкалар бар.

Форумның ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры урынбасары Антон Инюцин, Нефть сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Геннадий Шмаль, Рөстәм Миңнеханов, Антон Инюцин

Сагынылган очрашу. Татарстан җитәкчесе пандемиядән соң болай зурлап җыелуны әнә шулай бәяләде. Кызганыч, барысы да килә алмаган, кунаклар күбрәк тә буласы иде икән.

— Без барыбыз да мондый форумнарны сагындык. Барысы да килә алмауларына үкенәм, әмма партнерларның күпчелеге биредә. Әлеге форумга ихтыяҗ зур, — дип саный Президент. Шул ук вакытта онлайн форматта эшнең дәвам итүен дә искәртте ул. Коронавирусның да янәшәдә булуын һәм үзебезне сакларга кирәклеген дә искә төшерде.

Икмәк исә нефтьтән дә кадерлерәк. Форум ачылышы тантанасында Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов республика президенты Рөстәм Миңнехановка 2020 ел уңышыннан яңа гына пешеп чыккан икмәк тапшырды. Президент аграрийлар хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм 2020 елның уңыш белән сөендерүенә игътибар итте. Татарстан Президенты шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм итүче, ташламалы шартларда ягулык-майлау материаллары биреп нефтьчеләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Форумга килгән кунаклар Татарстанны да мактамыйча калмады, билгеле.

Геннадий Шмаль, әнә, Татарстанны кайчандыр “икенче Баку” дип йөртүләрен искә төшерде. Анысы да нефтькә бәйле.

— Үз үсешендә Татарстан кебек алга киткән икенче төбәк юк та. Сез бар өлкәдә дә алдынгы, — диде ул. – “Икенче Баку” беренче Бакуга караганда 2 тапкырга күбрәк нефть чыгарган. Монда кабул ителә торган документларга илнең югары җитәкчелеге дә колак сала.

Форумны тантаналы төстә ачканнан соң, Рөстәм Миңнеханов «Нефть.Газ.Нефть химиясе» күргәзмәсендә катнашучы компанияләр экспозицияләрен карады. Аңа «Татнефть», «Нижнекамскнефтехим» («ТАИФ» компанияләр төркеме), башка эре компанияләрнең нефть-газ тармагындагы казанышлары турында да сөйләделәр.

Кара алтын җитештерүчеләр үз компанияләренең уңышлары белән дә таныштырды, медицина, авыл хуҗалыгы тармакларына ничек ярдәм итүләрен күрсәтте, кайсы фәнни лабораторияләрен дә бирегә алып килгән иде.

Форум кысасында конференция узды. Монда инде проблемалы якларга да игътибар иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, елдан-ел нефть ятмаларын эшкәртү кыенлаша бара. Чимал базасы сыйфаты начараю нефть чыгаруның үзкыйммәтен дә арттыра, яңа ачылган ятмалар саны кими.

— Соңгы 14 ел эчендә үзле нефтьне 10 млн тоннадан артык чыгарганнар. 2023 елда ук инде 20 миллион тонна үзле нефть чыгару бурычы тора, — диде ул.

Форум кысасында төрле килешүләр дә имзаланды. Мәсәлән, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Роман Троценконың «Азот» (Кемерово өлкәсе) предприятиесе арасында килешүгә кул куелды. Ике як республикада ашламалар җитештерүне үстерү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килеште.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү