Казан Кремле татарларның үсеш стратегиясенә бәйле фикерен җиткерде

Узган атнада башкалада Милләт җыены узды. Әлеге чарада Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татарлар халкыбызның гамәл стратегиясен кабул итте.

Стратегия каршылыклы фикерләр уятты. Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән брифинг вакытында Татарстан җитәкчелегенең стратегиягә бәйле рәвештә фикере белән кызыксындылар.

— Стратегияне шәхсән без кабул итмибез. Әйе, инициатива белән Рөстәм Миңнеханов чыккан иде. Әлеге стратегияне булдырганда иң мөһиме татар җәмәгатьчелеге, читтә яшәүче милләттәшләребезнең катнашуына басым ясалды. Зур фикер алышулар булырга тиеш иде, — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. — Стратегия ул тиз арада гына кабул ителә торган документ түгел, билгеле, аны булдыру өчен бу вакыт кына аздыр да. Әмма стратегиягә ихтыяҗ бар иде. Хәзер кулда булган документ ул озак фикер алышуларның нәтиҗәсеннән чыгып формалашкан. Стратегиягә бәя бирә алмыйбыз, чөнки, әйткәнемчә, алар фикер алышуларда яңгыраган ихтыяҗ, кызыксынулардан чыгып язылды.

«Стратегия кабул ителде. Конгрессның ниндидер башка планнары бар икән, алардан кызыксынырга кирәктер»,-дигән фикердә Лилия Галимова.

 

ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ


Фикер өстәү