Авыл юлында 5 яшьлек баланы машина бәрдергән

Әлмәт районының Миннебай авылында биш яшьлек баланы машина бәрдергән.

Әлеге хәл 1 сентябрьдә була. Баш җәрәхәте алган сабыйны “Татнефть” хастаханәсенә китергәннәр.

Бала да тиешсез урында, берүзе юлны чыккан, “Форд” машинасына утырган 22 яшьлек егетнең дә юл йөрү кагыйдәләрен бозуы билгеле.


Фикер өстәү