Транспорт салымын түләсәң, тынычлап йокларсың

Машинада йөрергә яратасың икән, рәхим итеп, транспорт салымын да түлисең. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бурычлы кешеләргә салым түләүне кичектермәскә киңәш итә. Транспорт салымын вакытында түләмәү “авто”га арест салуга китерергә мөмкин чөнки.

Түбәндәге ысулларның берсен сайлап, бурычлымы-түгелме икәнеңне белергә була. Моны онлайн рәвештә “Личный кабинет для физических лиц” интернет-сервисы ярдәмендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында, шулай ук федераль яисә төбәк дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында, теләсә кайсы салым инспекциясенә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, күп функцияле үзәкнең “Мои документы” теләсә кайсы офисы аша хәл итәргә мөмкин. Бурычны түләүнең дә бернинди кыенлыгы юк. Аны “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы аша, Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Личный кабинет для физических лиц” сервисы, шушы ук сайтта “Уплата налогов и пошлин” сервисы аша, федераль һәм төбәк дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталлары, түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша түләргә мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты: www.nalog.ru.

Элемтәгә керү үзәге: 8-800-222-2222.


Фикер өстәү