Кетердәп торган ташкабак әзерләү ЫСУЛЫ

Резедә Закировадан гөреҗдә кебек кетердәп торган ташкабак әзерләү  рецепты

Кирәк булачак: 1,5 кило ташкабак, берәр бәйләм укроп һәм петрушка, 5 сарымсак теше, 1 укроп зонтигы, 4әр данә канәфер һәм хуш исле түгәрәк борыч, чәй кашыгының өчтән бер өлеше күләмендә төелгән кара борыч, 100 мл үсемлек мае, 150 мл алма серкәсе (6 процентлы), 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы.

Ташкабакны, кабыгын чистартып, шакмаклап яки боҗралап турыйбыз. Шуңа яшел тәмләткечләрне, сарымсакны ваклап турап салабыз. Тоз, шикәр комы, май, аш серкәсе өстәп, 6 сәгать тотабыз (ташкабакның согы чыксын өчен). Банка төбенә укроп зонтигы һәм тәмләткечләр салабыз. Согы белән ташкабакларны тутырабыз. 25 минут «сулы мунча»да стерильләштергәч, тимер капкач белән ябабыз.


Фикер өстәү