Туйның була төрлесе: убырлы карчыклысы да, мылтык атышлысы…

Электән татар туйлары йоласыз узмаган. Мендәргә бастырып каршы алу, ипи тешләтеп йортның хуҗасын билгеләү, киленнең чишмәдән су алып кайтуы, кияү коймагы ашату кебек гореф-гадәтләр… Ә бүген борынгыдан килгән милли йолалар үтәләме? Без әнә шул сорауга җавап эзләдек.

Киленнең көянтә белән чишмәгә төшеп су алып кайту йоласын Самара өлкәсенең Денискино авылында үтиләр икән. Җырчы Рәсим Фасыйхов әнә шундый туйда булып кайткан.

– Бер көндә киленне дә каршыладык, килен ашы да булды. Авыл буйлап, чишмәгә гармун белән төшеп, җырлап-биеп, рәхәтләнеп йөрдек. Тагын бер үзенчәлекле йолалары – мылтыктан ату. Моны җеннәрне, шайтаннарны, киленнең начар гадәтләрен качыру өчен эшлиләр икән. Үзем алып барган туйларда да, һич югы, 1-2 татар йоласын үткәрергә тырышам, – ди җырчы. – Аның шунысы кызык бит. Киленне подноска бастырып биетәм, шул вакытта подноска акча салалар. Бигрәк тә мишәр якларында, үзем гармунда уйнап, кунакларга табын җырларын җырлатырга яратам.

Лениногорск районында яшәүче Раушания ханымның кызы Башкортстандагы Бакалы районының Иске Балыклы авылына килен булып төшкән.

– Милли йолаларыбызның иң матуры һәм кызыклысы – су юлы күрсәтүдер, минемчә. Без дә көянтә-чиләкләрне матур итеп бизәдек, чишмәнең авызын бәйләп куйганнар иде. Чишмәдән кайткач, безне төрле костюмнарга киенгән апалар каршы алды. Иң истә калганы – убырлы карчыклар. Безне биетеп, хәер, күчтәнәчләр тараткач кына, су бирделәр. Тулы чиләкләргә чәчәкләр салдылар, ә бушларына кызым ипи тутырып, аны тавыкларга сипте. Үзебездә андый йолалар юк, шуңа күрә дә бик ошаттык, – ди Раушания апа.

Хәләл туйлар алып баручы тамада Гамил Нур фикеренчә, милли йолаларның туйда куллану мәсьәләсе чишелеш көтә.

– Без телнең дәрәҗәсен күтәрсәк, дәүләт, эшмәкәрлек, халык арасында куллану мөмкинлеген арттырсак; аның белән бергә милли җырлар, биюләр һәм һәрбер авылга яки төбәккә хас булган йолалар да киңрәк кулланыла башлар иде. Үзем исә, шәһәр тамадасы буларак, күбрәк битарафлык белән очрашам. Казанда милли йолалар бик сирәк очрый. Шулай да мин һәрбер парга тәкъдим итеп карыйм. Һич югында чәкчәк, каз, татарча җыр-биюләр булсын дим. Гармун булганны аеруча яратам, – ди  Гамил Нур. – Әле күптән түгел Чуашстаннан кайттым. Йолаларны саклап калу буенча анда Шыгырдан авылы лидер булып тора. Аларда берничә вариант туй бар – ак туй, кызыл туй, килен-кияү ягындагы туйлар… Никахларында тоз, су кабу, хәер тарату йолалары сакланган. Казан ягында бу онытылды инде. Шыгырданда туйда җырлау-бию өстенлек алып тора, уеннарга исләре китми. Зур, бай авылларда миллилек күбрәк саклана. Татарстанның иң данлыклы авылларының берсендә – Питрәч районының Шәле авылында да таңга кадәр җырлыйлар. Актаныш районында исә «Су юлы» йоласы сакланган. Мишәр татарларында «Арчи» дигән йола да очрый. Кайберсендә ул – килен каршы алу йоласы, башкаларында – икенче көнгә туйны дәвам итү. Ул Чуашстанда да, Татарстанда да, Самара, Оренбург якларында да очрый. Тагын бер сакланып калган гадәт – «Савум», күчтәнәч китерү йоласы Чуашстан, Чүпрәле, Кайбыч, Ульян ягында татарлар арасында сакланып калган. Милли туйларда, гадәттә, программа озакка сузыла. Шуңа күрә хәзер кыскартылган йола версияләре барлыкка килде. Бал-май каптыру, мендәргә бастыруны, әйтик, тиз генә ясыйбыз яки никахка кушабыз. Тик зур шәһәрләрдә, хәтта авылларда да, йолалар югалып бара. Шуңа күрә җәмәгатьчелек тә һәм мәдәният хезмәткәрләре дә гореф-гадәтләрне якларга, таратырга тиеш.

                                                                                              Ләйсән Сафина


Фикер өстәү