Әлки районы ЗАГС бүлегенең быелгы сигез ай йомгакларына караганда, районда малайлар кызларга караганда ике тапкыр күбрәк туган.
Ел башыннан бирле ЗАГС бүлегендә барлыгы 75 бәби: 51 ир бала, 24 кыз бала теркәлгән. 21 нарасый гаиләдә беренче бала булып туган. Икенче һәм өченче булып дөньяга килгән бәбиләр саны бертигез – 23әр. Җиде гаилә дүртенче бала туу шатлыгын кичергән. Ә бер гаиләдә бишенче бала дөньяга аваз салган. Август аенда ЗАГС бүлегендә җиде нарасый (5 малай, 2 кыз), 10 гаилә теркәлгән. Ә ел башыннан бирле 40 пар никахлашкан.