Чөгендернең яфрагы да файдалы: томаудан булыша, эч катуны бетерә, организмны ныгыта

Чөгендер яфрагы составындагы А витамины тән тиресенең вакытыннан алда картаюын кисәтә, үкчә-терсәк ярылуларны булдырмый.

Андагы С витамины ир-атны простатиттан саклый. Моннан тыш чөгендер яфрагы йөкле хатын-кыз организмына аеруча кирәкле фолий кислотасына да бай. Андагы бетаин антиоксиданты матдәләр алмашын тизләтә, шул рәвешле ябыгырга теләүчеләргә дә ярдәмгә килә. Чөгендер яфрагын вак итеп турап, катырырга да мөмкин. Кыш көне щи, борщка кушарга менә дигән тәмләткеч ул.

Тимер һәм кобальт тозларына бай чөгендер азканлылыктан файдалы. Чөгендернең клетчаткасы һәм органик кислоталары эчәклекнең дулкынсыман кыскаруларын көчәйтәләр, шунлыктан хроник эч кату вакытында ач карынга 100 – 150 г пешкән чөгендер ашарга киңәш ителә.

Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. Шуңа күрә чөгендер атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә дә файдалы. Чи чөгендер сутын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Томау төшкәндә борын эчен пешкән чөгендер суы белән юарга кирәк.


Фикер өстәү