«Яшь профессионаллар» VIII Илкүләм чемпионаты кайчан узачак?

Берсе тәмамланып, бер ел вакыт узды гына, инде икенчесенең финалы җитте. Дистанцион рәвештә булса да, «Яшь профессионаллар» VIII Илкүләм чемпионаты узачак. Финалга Татарстан егет-кызлары да эләккән. Алар барлыгы 24әү. Яшьләр 21 төрле юнәлештә көч сынашачак.

— Финалга чыкканчы бик озак әзерләндек, күнегүләр узды. 2019 елның декабреннән 2020 елның сентябренә кадәр безнең министрлык Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге белән берлектә җыелма команда әгъзаларын әзерләде, — диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Финал ярышлары 6-21 сентябрьдә, дистанцион форматта узачак. Ярыш мәйданчыклары итеп Татарстанда 45 урын билгеләнгән. Бу — төрле көллиятләр, уку йортлары, махсуслаштырылган үзәкләр. Аларның 24е — Казанда, калганнары республиканың төрле урыннарында.

Рафис Борһанов узган ел Казанда узган «WorldSkills» дөнья чемпионатыннан соң эшче һөнәрләргә караш үзгәрде, республикада бу хәрәкәт үсеш алырга тиеш дигән фикердә.

Былтыр узган һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында ярышларга халыкның кызыксынуы зурдан иде. Әмма пандемия сәбәпле бу юлы осталар ярышын алай җыелып карау мөмкин түгел. Аның каравы заманасына туры килерлек ысулы бар.

— Ярышларның ничек узуын дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан, теләгән һәр кеше карый алачак. Трансляция «Youtube» та көн саен дүртәр сәгать оештырылачак, — дип ышандырды Рафис Борһанов.

Менделеевск шәһәреннән Айрат Шәрәфетдинов WorldSkills хәрәкәтенә 2016 елда ук кушылган. «5 сыйныфта укыганда химик анализлар ясау белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Соңрак Казанда узган бәйгедә 1 урынны яулап кайттык. Берничә ел элек Казанга күченеп килдем, максатым — үз компетенциямдә яңа уңышларга ирешү иде. Укытучым миңа үземне башка юнәлештә сынап карарга тәкъдим итте һәм ул миңа күбрәк тә ошады. Мин катнаша торган компетенция “Космик системалар инженериясе” дип атала. Ныклап әзерләндек, нәтиҗәдә республикада 1 урынга лаек булдык. Аннан Россия буенча 4 урынга чыктык. Быел да Татарстан буенча беренчелекне яуладык. Россиякүләм ярышларда да җиңүгә өметебез зурдан, бары тик уңышка һәм җиңүгә генә өмтеләнәбез», -диде егет.

САН
Дөньякүләм чемпионаттан калган җиһаз, башка төр техник база республика техникум һәм көллиятләренә кулланылышка тапшырылган. Аларның гомуми бәясе: 850 млн сум.

2016-2020 еллар аралыгында WorldSkills юнәлеше буенча эшләүче көллиятләргә республика бюджетыннан 1,3 млрд сум акча бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү