Урып-җыю буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешкән районнар билгеле

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 3 сентябрьгә республикада 1 миллион 504,8 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган.

Барлыгы 4 миллион 837,1 мең тонна икмәк суктырып алынган. Узган ел бу вакытта әлеге күрсәткеч 1,5 миллион тоннага азрак булган. Быел уңыш гектарыннан, уртача алганда, 36,2 центнер чыга. Иң яхшы күрсәткечләр – Зәй, Тәтеш, Актаныш, Минзәлә, Нурлат, Сарман районнарында.


Фикер өстәү