Социаль пакет: акча авырудан коткармый

Татарстанда яман шеш белән авыручы 117 мең кеше онкологларда исәптә тора. Статистика буенча, республикада яшәүче һәр 33 нче кешедә – онкология чире. Шуңа карамастан, республикада социаль пакет җыелмасыннан баш тартучылар арасында яман шеш белән авыручылар да бар.

Андыйлар дару җыелмасыннан баш тарта, аны акчалата алуны кулай күрә. Алай иткәндә 889 сум кулга керә дигән сүз, ә авыру көчәйсә, дәвалану өчен ул гына җитми.

– Акчалата алалар да соңыннан үкенәләр, – ди Республика клиник онкология диспансеры бүлек мөдире Эдуард Ногманов. – Комплекслы ярдәм чараларыннан соң, сырхау терелгән шикелле тоелса да, кайчакта чир ике-өч елдан яңадан баш калкыта. Ул чагында дәваланырга акча тагын да күбрәк китәчәк. Бу турыда кеше бик уйлап бетерми.

Белгеч шуңа күрә социаль ташламага ия сырхауларны соцпакеттан баш тартмаска чакыра. Казандагы эндокринология диспансерының бүлек мөдире Лилия Мухина да онколог сүзен җөпли. Ялгыш адым ясамасыннар өчен, диабет белән авыручыларны да бу хакта гел кисәтеп торалар икән.

– Адәм баласы шикәр чире белән авырый башлаган икән, ул – гомерлек, – ди белгеч. – Чирдән дәвалану өчен елга дистәләгән, йөзәрләгән мең сум акча кирәк. Препаратларның бәясе елдан-ел арта. Инсулинга күчкән кешеләр диспансерда тикшеренеп тора, аларга барлык яңалыкларны җиткерәбез.

Республикада диабет белән 130 меңгә якын кеше авырый. Аланың 90 процентында – икенче тип шикәр чире. Казанда әлеге чир белән 46,5 мең кеше исәптә. Диабет белән авыручыда башка чирләр дә килеп чыгарга мөмкин. Димәк, тагын даруларсыз булмаячак.

Татарстан Пенсия фонды бүлегенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова да җыелма урынына акча алучылар арасында ел саен үкенүчеләр булуын әйтә.

– Андый очраклар ел да кабатлана, гаризамны үзгәртегез әле диләр, ләкин терсәк якын булса да, аны тешләп булмый, – ди белгеч.

Беренче октябрьгә кадәр язылган гариза бер ел дәвамында үз көчендә кала. Быел җыелмадан баш тартучыларга 2021 ел өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза тапшырырга соң түгел әле. Моны 1 октябрьгә кадәр эшләп була. Пенсия фондында, күпфункцияле үзәкләрдә гаризаны онлайн да кабул итәләр. Социаль пакет җыелмасыннан баш тартмаучыларга кабат гариза язарга кирәкми.

Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәт җыелмасы табиб язып биргән дарулардан тыш, санаторий-курорт дәвасын, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүне, шулай ук дәваланырга барганда һәм кайтканда җәмәгать транспорты чыгымнарын каплауны да үз эченә ала.  2018 елда Татарстанда социаль пакеттан 66,1 процент кеше баш тарткан булса, узган ел – 65, быел 63,8 процент акчалата алган.

Фәния Арсланова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү