Чәйне көненә ничә тапкырдан артык эчәргә ярамавын ачыклаганнар

Чәй эчүләрне көненә дүрт тапкырдан арттырмаска. Диетологлар безгә шуны киңәш итә. Бигрәк тә тиз кызып китүчән кешеләргә, кан басымы күтәрелүдән, кайбер психик авырулардан интегүчеләргә чәйне күп эчү зыянлы. Гәрчә бу эчемлек витаминнарга, антиоксидантлар һәм башка файдалы матдәләргә бай булса да.

“Чәй – әлбәттә, файдалы эчемлек. Тик нерв системасы йомшаграк кешеләргә күп чәй эчү ярамый. Бигрәк тә – каты чәйне. Ә менә агуланганда, һичшиксез, шушы эчемлекне күбрәк  куллану таләп ителә, чөнки ул токсиннарны “куа”. Гомумән, чәйне, шулай ук каһвәне дә көненә дүрт чынаяктан арттырмаска киңәш ителә,” – дигән диетолог Елена Соломатина “Говорит Москва” радиостанциясе хәбәрчесенә.

Белгеч аңлатып үткәнчә, чәйдә, бигрәк тә яшелендә, кофеин күп. Ә бу аеруча тиз ярсып китүчән кешеләрнең нерв күзәнәкләрен тагын да ярсытып җибәрә ди. Ә менә үлән чәйләренең зыяны юк.  Диетолог “нервный” кешеләргә һәм кан басымыннан интегүчеләргә  ромашка чәен, шулай ук гөлҗимеш (шиповник), женьшень, сырганак һәм имбир чәйләрен эчәргә киңәш иткән.

Шунысы кызык: иртән каһвә яки чәй генә түгел, бәлки әле каһвә бөртекләреннән торган шоколад та тулысынча йокыдан “уятырга” ярдәм итә икән. Чәй яки каһвәгә караганда файдалырак  ул, чөнки, кофеины аз булганлыктан,  баш миен ярсытмый, ди белгечләр. Шул ук вакытта каһвә һәм кофеин йөрәк, кан тамырлары системасына тискәре йогынты ясый, ә шоколад, киресенчә, холестерин микъдарын киметеп, йөрәккә файда китерә.

 

 


Фикер өстәү