Рабит Батулла: «Фәнәвил белән Хәния өйләнешкәнгә бик сөенгән идем»

Кичә Кариев театры яңа театраль сезонын артист, драматург, режиссер Фәнәвил Галиевне искә алып, “Корт” спектакле белән ачты. Исән булса, аңа 60 яшь тулган булыр иде.

Рабит Батулла җылы истәлеге белән залда утыручыларның күзләрен яшьләндерде:
– Мин заманында күчмә театарда баш режиссер итеп куйганнар иде. Репертуар оештырырга кирәк, заманави пьесалар бөтенләй юк. Ерактан эзләгән якыннан тапкан дигәндәй, берзаман ике артистыбыз ике пьеса язган. Берсе Данил Салихов, икенчесе Фәнәвил Галиев. Алар икесе дә репертуарга керде һәм ике егет шуннан үсеп драматург булып киттеләр. Фәнәвилнең беренче песасы “Элмәктәге язмыш” – наркоман хатын турында трагедиягә якын драма иде, аннары комедияләр яза башлады. Минем укучым Хәния Фәрхи шулай ук театрга эшкә килде һәм алар өйләнештеләр. Моңа бик нык сөендем. Хәния ул вакытта әле Фәрхи түгел, ләкин аларның таланты инде сизелә иде. Фәнәвилнең иҗаты ике канатлы. Берсе аның драма әсәрләре, икенчесе комедияләр. Аның кызы калды, Фәнәвил үзе вафат булса да, ул безнең арада һәм ике канатта оча. Рәхмәт аңа зур мирас калдырганы өчен.


Фикер өстәү