Авыл мәктәбенә игътибар бармы?

Республикада икенче ел рәттән «Демография», «Мәгариф» илкүләм проектлары тормышка ашырылса, быел «Фән» дигәне дә эшли башлады. Аларны гамәлгә ашыру өчен быел 8,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Моның 3 миллиарды – федераль, калганы республика казнасыннан. Әлеге программалар мәгариф тормышын ни дәрәҗәдә үзгәртәчәк?

– Гадәттә без белем бирү программаларын мәктәп белән тиңләргә күнеккәнбез. Ләкин бу алай түгел. Бала бакчага бара икән, бу – инде мәгариф программасы. Ул 1,5 яшьтә үк мәгариф системасына эләгәчәк. 50 – 70 яшьлек кешеләрнең һөнәри әзерлеген күтәрү – монысы да безнең даирә. Шуңа күрә без һәркемгә белемен яңарту мөмкинлеге тудырырга тиеш. Пенсия яшен күтәрү күпләрне квалификацияләрен күтәрергә этәрде. Кайчандыр башка белгечлек буенча укыткан укытучылар бүген белемнәрен яңарта, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов илкүләм проектларга багышланган матбугат очрашуында.
Узган ел «Мәгариф» проекты кысасында «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Цифрлы белем бирү мохите», «Яшь профессионаллар» кебек федераль проектлар гамәлгә ашырылган. Былтыр Казанда 1224 нче урынга исәпләнгән 186 нчы лицей ачылса, быел Нәҗип Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында тагын ике мәктәп ачылды. Ике ел эчендә 139 авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы» дигән үзәкләр булдырылган. Билгеле булганча, анда технология, информатика, ОБЖ кабинетлары, шахмат бүлмәләре урнаштырыла. Быел тагын 42сен җиһазландырмакчылар. «Һәр баланың уңышы» дигән проект ярдәмендә 12 авыл мәктәбендә спорт заллары төзекләндерелгән.

Лениногорск районының мәгариф бүлеге башлыгы Вагыйз Санатуллин әйтүенчә, әлеге проектлар авыл мәктәпләренә моңарчы күрелмәгән шартлар тудыра. Районда «Үсеш ноктасы» проекты буенча берничә мәктәп җиһазландырылган. Балалар робот техникасы һәм башка юнәлешләрдә сәләтләрен үстерә ала. Мәктәпләр җылы бәдрәфләр, кайнар сулар белән тәэмин ителгән.
Әтнә районының Күнгәр мәктәбе директоры Рафил Сибагатуллин да соңгы елларда авыл мәктәбенә игътибар артуын әйтә.
– Быелгы уку елында интернет тизлеге яхшырды. Читтән торып укыганда тоткарлыклар килеп чыккан иде. Мәктәптә ремонт ясалып тора: ут, су системалары көйләнә. Ашханәгә ремонт көтәбез. Быел «Үсеш ноктасы» буенча кабинетлар булдырылды, җиһазлар әкренләп кайта. Менюны үзгәртү дә туклану сыйфатын арттырды, – ди директор.

Соңга елларда бакчаларда урыннар саны арта бара. «Демография» проекты кысасында 2018-2019 елларда республикада 2 айдан 7 яшькә кадәрге балалар өчен 6220 урын булдырылган, шул исәптән, 3 яшькә кадәрге сабыйларга 3200 урын арткан. 30 балалар бакчасы төзелгән. Чыгымнарның бәясе 5,5 млрд сумны тәшкил итә. Быел ел ахырына кадәр 5030 урын булдыру планлаштырыла, 2525се – ясле өчен. Әлеге максатларга 2020 елда якынча 5,2 млрд сум акча каралган. Рафис Борһанов белдергәнчә, әлеге чаралар яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыра. Әти-әниләр декрет ялыннан эш урыннарына иртәрәк чыга алачак.

«Фән» проектына да зур өметләр баглыйлар. Аның кысасында республикада «Фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү» һәм «Россиядә тикшеренүләр уздыру өчен инфраструктураны үстерү» проектларында катнашырга җыена. Болар – нефтехимия, информацион-телекоммуникация технологияләре, медицина, биотехнология юнәлешләре. Дөньякүләм дәрәҗәдә фәнни-мәгариф үзәге төзү буенча 25 оешма, шул исәптән, 11 вуз һәм 14 предприятие булдырган.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү