Утта янмаска, суда батмаска: Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Татарстанга килде

Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев эшлекле сәфәр белән Татарстанга килде.
Иң элек министр Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты белән очрашты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Мәскәү кунагына Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел” медален тапшырды.

Очрашудан соң Евгений Зиничев уздырган киңәшмәдә Татарстанның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге турында сөйләштеләр. Федераль министр республикада Татарстан буенча Баш идарәнең матди-техник базасын ныгыту, ведомство эшчәнлеген оештыру юнәлешендә нәтиҗәле эш башкарылуын әйтте. Зиничев, аерым алганда, төбәктә янгын-коткару хезмәтенең яңа техника белән тулыландырылуын искәртте. Моннан тыш ул республикада техноген һәлакәтләр очраклары кимүен, быел урман янгыннары булмавын билгеләп үтте. Бу да әлеге юнәлештә профилактика чараларының нәтиҗәле алып барылуы турында сөйли, диде Евгений Зиничев.
Киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кешеләрнең иминлеген, тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләренең төбәк җитәкчелеге өчен иң мөһим бурычларның берсе булып торуын белдерде. “Кешеләрне янгыннан, сулардагы һ.б. куркынычлардан саклауга кагыла бу”, – диде ул.
Татарстан Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җиткергән мәгълүматларга караганда, соңгы ун елда республикада янгыннарда һәлак булу куркынычы – 48 процентка, су объектларында – 58 процентка кимегән. Соңгы җиде ел эчендә республикада язгы ташуга бәйле гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән. Дистә ел дәвамында урманнарда янгыннарны булдырылмый калды.
Евгений Зиничев белән Рөстәм Миңнеханов Казанның 3 нче янгын сүндерү частендә һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендәге Кризислы хәлләрне идарә итү үзәгендә булды. Алар янгын сүндерү частендә янгыннан коткару техникасы күргәзмәсен карады. Аерым алганда, анда махсус республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерүдән соң автопаркка кайтарылган автомобильләр тәкъдим ителгән иде. Кризислы хәлләр белән идарә итү үзәгендә исә автоматлаштырылган 15 эш урыны булдырылган. Татарстан Президенты һәм федераль министр һәлак булган янгын сагы хезмәткәрләре мемориалына чәчәкләр салды.

Соңыннан алар Казан вертолет заводында һәм Чаллыда КамАЗ предприятиесендә булды. Татарстан Президенты һәм федераль министр КВЗда вертолет техникасы белән танышты, җыю производствосында булды. Җыю цехында Евгений Зиничевка МЧС өчен Ми-8МТВ-1 вертолетын җитештерү эшләрнең барышы турында сөйләделәр. Ә инде Чаллыда КамАЗның фәнни-техник үзәгендә алар яңа модель машиналарны карады. Аерым алганда, “КамАЗ-Арктика” йөк машиналарының мөмкинлекләре күрсәтелде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Зиничев “КамАЗ-54901” автомобилендә йөреп карады.
Киңәшмәдә исә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән “КамАЗ” җәмгыяте арасында алга таба хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Фото: tatarstan.ru 


Фикер өстәү