Илсөя Осипова: «Медицина өлкәсе соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде”

Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге мөдире Илсөя Осипова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мәкаләсе уңаеннан үз фикерләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, медицина юнәлешендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе дөньякүләм күрсәткечләрдән бер дә калышмый.

– Чыннан да медицина өлкәсе соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Безнең онкогематология бүлегендә онкогематология чирләре белән авыручы балаларга югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә. Диагностика чаралары да, химия терапия дәвасы да үткәрелә. Дәваланырга кереп яту өчен чират юк, пациентларны тәүлек буе китерәләр. Онкогематология бүлегенә ел саен 1300 баланы салабыз. 2015 елдан авыру балаларны Россия төбәкләреннән дә кабул итә башладык. Савыкканнан соң, тернәкләндерү дә шушы базада үткәрелә. Бу эшнең нәтиҗәсе дөньякүләм күрсәткечләрдән бер дә калышмый. Ятак урыннарын тагын да күбәйтү максатыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казанда балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге бинасы төзелә. Ул проект дәвалау-диагностика ярдәме күрсәткәндә барлык заманча стандартларны, технологияләрне кулланырга мөмкинлек тудырачак.


Фикер өстәү