Чыңгыз Мәхмүтов Президент мәкаләсе турында: “Адәм баласы гел яхшыдан-яхшыга өметләнә”

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мәкаләсе уңаеннан үз фикерләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, Татарcтан медицинасы Россия төбәкләре арасында бик күп күрсәткечләр буенча югары баскычта.

– Республика җитәкчелеге медицина юнәлешен һәрчак контрольдә тота. Татарcтан медицинасы Россия төбәкләре арасында бик күп күрсәткечләр буенча югары баскычта. Кеше ул яңалыкларның барысын да истә тотмаска да мөмкин, чөнки адәм баласы гел яхшыдан-яхшыга өметләнә. Йөрәккә югары технологияле операцияне дә иң беренче булып республика белгечләре ясый башлады. Республикада кан тамырлары авырулары үзәкләре ачылгач, инфаркт-инсульттан үлем-җитем беренче елларда ук 40 процентка кимеде. Аннары модернизация эшләре башланып китте. Төбәкара клиник диагностика үзәге төзелде, Республика клиник һәм балалар республика клиник хастаханәләрендә югары технологияле операцияләр ясала. Республика онкология клиник диспансерында яңа бүлекләр ачыла. Авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла. Пандемия шартларында да югалып калмадык. Санаулы вакыт эчендә Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе бинасын төзеп тапшырдылар. Болар берсе дә бер көн эчендә генә барлыкка килмәде, ә республика җитәкчелегенең планлы эш нәтиҗәсе.


Фикер өстәү