«Искегә тисәң, исең китәр»: бакчачыларга нинди ярдәм күрсәтелә?

Татарстан Дәүләт Советы карары нигезендә сентябрь аеның беренче шимбәсе ел саен «Бакчачы көне» буларак билгеләп үтелә.

Быелгы бәйрәм чаралары 5 сентябрьдә башкаланың агросәнәгать паркында башланып китә. Анда Казан, Чаллы, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районы бакчачылары үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукция тәкъдим итәчәк.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Кулланучылар җәмгыятенең район оешмалары ярдәмендә оештырылган әлеге бәйрәмдә түтәлдән яңа өзеп алынган бакча күчтәнәчләрен татып карау, ошаганнарын чагыштырмача арзан бәядән сатып алу белән бергә, төрле күңел ачу чараларында катнашырга мөмкин булачак. Бәйрәм чараларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың башка җитәкчеләре, күп санлы кунаклар көтелә.

Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин әйтүенчә, республикада рәсми рәвештә теркәлгән 1100 бакчачылар ширкәте бар. 20 мең гектар җир мәйданындагы 376 мең бакча кишәрлегендә 1 миллионнан артык бакчачы исәпләнә. Республика программалары нигезендә, бакчачыларга дәүләт ярдәме күрсәтергә тырышалар. Соңгы өч елда бакчачыларга су кертү, электр линияләре үткәрү, юллар төзү, чүп чыгару һәм башка төр эшләр башкару өчен 1 миллиард 650 миллион сум акча бирелгән. 93 километр юл төзелгән, 116 километр электр линиясе үткәрелгән. 83 су скважинасы, 156 су каланчасы, 359 чүп җыю мәйданчыгы ясалган һәм башка эшләр башкарылган.

– Мәгълүм булганча, озак еллар дәвамында бакчачылык ширкәтләре ничек булдыра ала – шулай яшәде. Моның ачы нәтиҗәсе хәзер дә үзен нык сиздерә. Күп кенә бакчачылык ширкәтләренә эшне өр-яңадан башларга туры килә. Искегә тисәң, исең китәр, дип белми әйтмиләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән быел да шактый эшләр башкарылды, – ди Владимир Дейнекин.

Татарстанда кабул ителгән махсус программада каралганча, бакчачылар ширкәте тарафыннан ремонт-төзәтү эшләренә тотылган 1 мең сумга республика бюджетыннан тагын 2 мең сум өстәлә. Әйтергә кирәк, Россиянең башка бер генә төбәге дә бакчачыларга бу кадәрле игътибар булу белән мактана алмыйдыр. Шөкер итеп яшәргә генә кирәк тә бит… Әмма бакчачылык ширкәтләрендә төзелә торган юллар, электр линияләр, су үткәрү кебек эшләрне башкаручыларның өстән билгеләнүе комачаулый, диләр бакча ширкәтләре җитәкчеләре.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге хезмәткәре Марина Вавилова фикеренчә, бакчачылык ширкәтләренә бирелә торган бюджет акчасының нинди максатларга тотылуын бакчачылар үзләре контрольдә тотарга хокуклы. Эшләнәсе эшләрне башкаручылар да каяндыр өстән түгел, ә закон нигезендә уздырылган тендер аша ачыкланырга тиеш, – ди министрлык вәкиле.

Лаеш районы бакчачылар берлеге рәисе Вера Калмыкова әйтүенчә, бакчачыларның хәл итәсе проблемалары да шактый әле. Казаннан ерактарак урнашкан мәйданнарда төрле сәбәпләр белән озак вакытлар кулланылмыйча, ташландык хәлгә килеп баручы бакчалар бар. Закон нигезендә, өч елдан артык файдаланылмаган кишәрлекне хуҗасыннан алырга мөмкинлек булса да, мәсьәләне хәл итү төрле судлар аша елларга сузыла. Аеруча, җир кишәрлеге милек хуҗасы карамагында булса.

– Чүп-чар җыю, ут, су, электр энергия өчен түләү, гомуми кулланышта булган җирләрдән файдалану һәм башка мәсьәләләрдә проблемаларларны вакытында хәл итәргә тырышабыз. Иң мөһиме – үз бакчасы һәркемгә шатлык, исәнлек һәм муллык китерсен, – ди Вера Яковлевна.

«Бакчачылар берлеге» идарә әгъзасы, «Бакчачы йорты – гаилә терәге» республика җәмәгать оешмасы җитәкчесе Дмитрий Воробьев фикеренчә, бакча ул – җиләк-җимеш үстерү белән беррәттән, тәрбия чарасы да әле. Бу кадәресе шәһәр балалары өчен аеруча мөһим, ди Дмитрий Сергеевич. Быел исә мәгълүм вакыйгалар аркасында бакчаның кадере тагын да артты. Шәһәрдә чикләүләр булган вакытта күпләр сыену урынын нәкъ менә берничә сутый җирендә тапты.

«Бакчачы көне» рәсми рәвештә әле өченче тапкыр гына бәйрәм ителсә дә, аның үз традицияләре, үз сөенечләре бар. Республиканың байтак төбәкләреннән «Казан» агросәнәгать паркына җыйналган бакчачылар биредә күптәнге дусларын күрәчәк, үзләренең шатлык-сөенечләре белән уртаклашачак.


Фикер өстәү