Транспорт салымын кем түләргә тиеш?

Минем ике оныгым бар. Икесе дә – студентлар. Әтиләре үлде, әниләре ялгыз тәрбияли. Әтиләреннән машина калган иде. Ул варислары – кызларына күчте. Ләкин анда кияүнең энесе йөри. 2018 елда машинаны үзенә рәсмиләштерде. Тик 2019 елда алдагы ел өчен транспорт салымы оныгым Лилия Дәүләтшина исеменә килде. Шул салымны кире кайтарырга иде. 8 мең сум безнең өчен аз акча түгел. Салым акчасын кире ничек кайтарырга икән?

Әнвәр Гәрәев. Казан

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин:

– Без ЮХИДИ хезмәткәрләре биргән мәгълүматлар буенча эшлибез. Алар тиешле хәбәрне китереп җиткермәскә дә мөмкин. Шуңа күрә Лилия Дәүләтшинага иң элек ЮХИДИга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар машина кайсы вакыттан башлап башка кеше исеменә күчерелүе турында белешмә бирергә тиеш. Аннан соң теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә барып, гариза тапшырырга кирәк. Шул очракта машина күчерелгән вакыттан башлап, салым акчасы кире кайтарыла. Шунысын да белеп торырга кирәк: гариза язарга барганчы, транспорт салымы кем исеменә килгән, шуңа банкта счет ачып, реквизитларны документта күрсәтү сорала.


Фикер өстәү