ОСАГО тарифлары буенча яңа күрсәтмә үз көченә керде

Үзәк Банкның ОСАГОның тариф коридорын киңәйтүгә бәйле күрсәтмәсе үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әйтик, җиңел автомобиль хуҗалары өчен база ставкалары диапазоны югарыга һәм түбәнгә таба ун процентка киңәеп, 2471-5436 сум чикләрендә булачак.

Әлеге күрсәтмә 24 августта үз көченә кергән тарифларны индивидуальләштерү буенча ОСАГО турындагы законга төзәтмәләрне тулыландыра.

Яңа кагыйдәләр буенча, иминиятләштерүчеләр һәр машина йөртүче өчен тариф билгеләгәндә өстәмә шәхси факторларны (гаилә хәле, балаларның булу-булмавы һ.б.) исәпкә алачак.

«Иминиятләштерүчеләр тарафыннан барлык мәгълүматларның кулланылуы машина йөртүчеләрнең түбән һәм югары куркыныч дәрәҗәләре буенча бүленешендә төгәллекне арттырачак һәм полисның бәясендә факттагы куркынычны төгәлрәк чагылдырырга мөмкинлек бирәчәк», — диелә Үзәк Банк хәбәрендә.

Шул ук вакытта, регулятор иминиятләштерүчеләр куллана алмый торган критерийларның төгәл исемлеген билгеләде. Моңа кешенең милләте, расасы һ.б. керә.


Фикер өстәү