Социаль ипотека программасына баса алабызмы?

Без Казанның Тау ягы (Нагорная) бистәсендә үз йортыбызда яшибез. Ирем – II төркем инвалид. Безнең белән ике улыбыз һәм оныгым яши. Олы улыбызга – 37, кечесенә 29 яшь. Олысы хөкүмәт эшендә. Йортыбыз 55 квадрат метр чамасы. Безнең социаль ипотека программасы буенча фатир алу мөмкинлеге бармы? Эшне нидән башларга кирәк?

Флүрә Шакирова. Казан

 

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат үзәге:

– Әлеге гаиләнең олы уллары социаль ипотека программасы буенча чиратка баса ала. Монда яшь чикләве юк. Моның өчен я эш урынындагы торак комиссиясенә яки үзләре яши торган район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нинди документлар җыярга кирәклеген шунда тәфсилләп аңлатырлар. Моннан тыш, апаның кечкенә улы да, гаиләсе булган очракта, 35 яшькә кадәр «яшь гаилә» программасы буенча чиратка баса ала.


Фикер өстәү