Кишер белән чөгендерне ничек дөрес сакларга?

Кишер, чөгендер кебек яшелчәләрне алыр вакыт җитә. Мул уңышны җыеп алу гына түгел, тиешенчә саклый да белү кирәк. Әле кышка да тәмле итеп әзерләп калдырасы килә. Шул җәһәттән «Серлек сандык» сәхифәсе укучылары өчен файдалы киңәшләр тупладык.

Язга кадәр саклыйбыз 

Җыеп алган уңышны черетеп, язын түгәрлек булмасын дисәгез, кышка саклар алдыннан кайбер киңәшләрне истә тоту зарур.

Кишер. Казып алу белән, яфрагын кисеп атыгыз. Моны эшләмәсәгез, яфраклар тамыразыкта булган файдалы үзлекләрне үзенә суырырга тотыначак. Киселгән урынны акбур белән «ямап» куегыз. Шулай иткәндә кишерне гөмбәчекләрдән сакларсыз. Яшелчәне саклау өчен – 0дән башлап +2 градус аралыгындагы урын кирәк. Температура төшсә, кишер җеби, аны инде ашар өчен кулланып булмаячак. Ә температура югарырак булган очракта, күгәрекләр барлыкка килү куркынычы бар.

Чөгендер. Бу яшелчәне саклаганда түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш: температура 0дән алып +2 градуска кадәр; һава дымлылыгы – 90 – 92 процент; табигый һава вентиляциясе. Шунысы да бар: чөгендерне бәрәңге белән бергә сакларга мөмкин. Бәрәңге аңа артык дымын бирәчәк. Кечкенә һәм зур чөгендерләрне аерым сакларга киңәш ителә.

Саклау ысуллары.

Кишерне саклауның иң гадәти ысулы – полиэтилен пакет куллану. 5 килограммга якын яшелчәне шунда тутырып, пакетны бәйләп, ян-якларында бер-ике тишем ясап куябыз. Тора-бара пакет юешләнгәнен күрсәгез, аны чишегез, яшелчәләр «сулап» алсын.

Тагын бер ысул. Өстен капламый торган тартмаларга кишерне тутырасы, өстенә пычкы чүбе (опилка) саласы. Коры пычкы чүбен пульверизатор ярдәмендә бераз юешләтеп алырга да була. Яшелчәләрне ылыслы агач пычкы чүбендә сакларга киңәш ителә.

Дымлы комда саклау да кишерне бөтен килеш сакларга ярдәм итә. Базда 20 – 30 см тирәнлектәге кечкенә генә траншея казырга һәм шунда ком сибеп, кишер салырга кирәк. Яшелчәне салганда, алар бер-берсенә орынмаслык итеп урнаштырыгыз. Комга акбур кушарга кирәк, бу кишернең черүен тоткарлаячак. Бер чиләк комга 200 г акбур куллану да җитә.

Чөгендерне дә комлы тартмаларда саклау мөмкин. Кайбер тәҗрибәле бакчачылар әлеге яшелчәне яфраклар кушылмасында саклый. Мәсәлән, абага яфраклары. Тартма астына башта чөгендерләрне тезәләр, аннан калын итеп абага яфраклары белән каплыйлар. Саклар алдыннан яшелчәне тоз эремәсе белән эшкәртеп алу да зыян итмәс.


Фикер өстәү