Казанда чыккан янгында, веранда ишелеп, бер хатын-кызның гомере өзелгән

Казанда шәхси йортта янгын чыгу нәтиҗәсендә веранда җимерелеп төшеп, хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Авиатөзелеш районында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр 112 бердәм номерына кичә төнге уникенчедә килгән.

5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга дүрт минут эчендә килеп җиткән. Бу вакытта йортның янкормасын һәм чормасын ялкын телләре ялмап алган, верандасы өлешчә җимерелеп төшкән була инде. Моннан тыш, ялкын телләренең күрше участоктагы мунчага һәм сарайга күчү куркынычы килеп туа.

Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган йорт хуҗалары верандада зур кыенлык белән генә хәрәкәтләнүче 63 яшьлек хатын-кызның калуын әйткән. Шул ук вакытта, алар ярдәм сорамаган. Янгынны бер сәгатьтән артык сүндергәннәр. Ут белән көрәшүчеләр, җимерелеп төшкән веранданың кисәүләрен аралаган вакытта, караватта яткан хатын-кыз мәетенә тап булган. Янгында башка беркем дә зыян күрмәгән, әмма йортның янкормасы, чормасы һәм каралтылары тулысынча янып беткән. Шулай ук күрше участоктагы сарай да янган, мунчаның диварына да зыян килгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү