Кеше организмындагы кислота да куркытмый торган бактериядән ничек котылырга?

«Студент чакта ачлы-туклы йөреп, гастрит алдык», – ди торган идек элек. Ләкин хәзер бу чирнең сәбәпчесе ачлы-туклы йөрү түгел, ә Хеликобактер пилори (Helicobacter pylori – кыск. НР) дип аталучы бактерия булуын беләбез инде. Ашказанының кырык карта өлешендә (пилорический отдел) яши ул.

Гадәттә гастрит яз һәм көз җиткәч көчәя, чөнки бу чорда организмыбыз инфекцияләргә бирешүчән була. Шуңа күрә нәкъ менә хәзер, көз җиткәндә, шул хакта сөйләшеп алыйк әле.

Хеликобактер пилори кешегә нинди зыян китерә? Аннан котылып буламы? Шушы һәм башка сорауларга җавап алыр өчен, югары категорияле табиб-гастроэнтеролог, Татарстанның атказанган табибы  Ләйлә Әпсәләмовага  мөрәҗәгать иттек.

Әлеге бактериягә ашказанының зәһәр кислотасы да куркыныч түгел, чөнки ул бик хәйләкәр. Беренчедән, ул селте бүлеп чыгарып, үз тирәсендәге кислотаны нейтральләштерә. Икенчедән, ашказанының лайлалы тышчасы астына кереп яшеренә белә. Лайлалы тышчаны җимереп, ашказаны стенасын ялангач калдыра. Шуның аркасында гастрит (ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну) башланырга мөмкин. Ялкынсыну озаккарак сузылган саен, тышчаның күзәнәкләре авыррак тернәкләнә, туклыклы матдәләр килү кими, зарарланган урыннарда җөйләр барлыкка килә. Ә кеше ашказанында авырту тоя башлый, кикерү, сару кайнау, эч бозылудан интегә.

Боларга түзеп, дәваланмыйча йөрүнең нәтиҗәсе аяныч булырга: лайлалы тышчада ашалган урыннар, җәрәхәтләр барлыкка килергә, кан китәргә мөмкин. Ул гына да түгел, озакка барган гастрит лайлалы тышчаның күзәнәкләре үлеп бетүгә китерә. Ә бу инде –яман шеш алдыннан була торган халәт. Дөрес анысы, яман шешнең сәбәпләре төрле. Әмма монысы – иң мөһимнәрнең берсе. Яман шешләрне өйрәнү буенча халыкара агентлык Хеликобактер пилорины I төркемдәге канцероген дип игълан итте. Бактерияне юк итеп, һәлакәткә илтүче процессны күп очракта туктатып булыр иде.

Иммунитет саклый

Куркынычы шулкадәр зур булгач, кешеләр ничек яман шештән үлеп бетми, дисезме? Бактериягә безнең иммунитет каршы тора. Иммунитет дошманның һөҗүмен кире кайтара алганда, организм Хеликобактерны бар дип тә белми. Тагын шунысы да бар: кайчакта ашказанына эләккән НР озак тоткарланып тормый, лайлалы тышчаны зарарларга өлгермичә чыгып та китә. Ягъни бактерияне йоктыру иммунитет көчсезләнгән вакытка туры килсә дә, авырмыйча калу ихтималы бар. Тик шулай да ашказаны иммунитетына зыян салмаска тырышырга: борычлы әче ризыклардан баш тартырга, тәмәке, аракы белән мавыкмаска, ризыкны тиз-тиз кабып йотмаска, лайлалы тышчаны зарарлый торган даруларны сирәгрәк эчәргә кирәк. Онытмагыз: Хеликобактер пилори шуны көтеп кенә тора.

Бактерия ничек йога? Ул кешеләр һәм хайваннардан тизәк белән чыга һәм кокк формасына күчә. Тышкы тирәлектә шул рәвешле озак саклана ала. Кокк эләккән әйберләрне кул белән тотсаң, ә аннары кулны яхшылап юмыйча ашасаң, организмга Хеликобактер пилори керде дигән сүз. Бала-чага кул белән тотып кына калмый, авызына да каба бит әле. Еш кына балаларга чирне әниләре йоктыра: йә баланың төшеп киткән имезлеген ялап бирә, йә аның кашыгы белән тәлинкәсендәге азыкны кабып карый. Бик үк чиста булмаган кул белән күкрәгенә тотынып, бала имезгән әниләр дә чир чыганагы булырга мөмкин. Бактерияне өлкәннәр бер-берсенә үбешкәндә бүләк итә. Шул ук юл белән әти-әнисеннән балага күчү очраклары да бар. Гадәттә, гаиләдә бер кешегә эләксә, калганнарына да йогу ихтималы зур. Мондый куркыныч уртак иннектән, савыт-сабадан, шәхси гигиена әйберләреннән файдаланучыларга яный.

Хеликобактер пилори керүнең тагын бер юлы – су. Табигый сулыкларда бактерия шактый күп була, хлорлы суда да үлми. Хлорланган суда кокк рәвешендә яши һәм йогышлылык үзлекләрен саклый.

Анализлар

Хеликобактерны  төрле тестлар ярдәмендә ачыкларга мөмкин.

  1. Канның иммунохроматографик анализы. Әгәр организмда бактерия булса, иммун система аңа каршы антитәнчекләр бүлеп чыгара. Канда шул антитәнчекләр булу –НР-инфекция бар дигән сүз.
  2. 13C – сулау уреаза тесты. Бактерияләрнең барлыгын гына түгел, аларның никадәр актив булуын да белергә мөмкинлек бирә. Хеликобактер пилори күп итеп уреаза дигән фермент барлыкка китерә, ә тест вакытында сулап чыгарылган һавада аның күпме булуы бәяләнә.
  3. Тизәкне тикшерү. Хеликобактерга каршы антитәнчекләрне шул анализ ярдәмендә дә ачыкларга мөмкин.

Ләкин диагноз кую өчен бу анализлар гына җитми. Гастрит яки яман шеш диагнозын куйганчы, табибка лайлалы тышчаның ни хәлдә булуын аңлау кирәк. Моның өчен гастроскопия ясап, ашказаны стенасының бик кечкенә бер кисәген алалар да микроскоп белән тикшерәләр. Әйткәнемчә, организмда Хеликобактер пилориның булуы сездә гастрит икәнне аңлатмый әле. НР-инфекциягә анализ тапшыру ашказанындагы авыртуларның сәбәбе – шушы бактерияме, әллә бүтәнме икәнне  белү өчен кирәк.

Дәвалау кайчан мәҗбүри?

Бактерияне һичшиксез юк итәргә кирәк булган очраклар бар. Болар: элек яисә хәзерге вакытта ашказанында яки уникеилле эчәктә җәрәхәт, ашказаны лимфомасы, атрофияләүче  хроник гастрит (бу вакытта күзәнәкләре үлеп, лайлалы тышча нечкәрә), ашказанында төрле дәрҗәдәге авыртулар, иң якын туганнар арасында ашказаны рагы белән чирләүчеләр булу. Пациентның Хеликобактердан котылырга теләве дә исәпкә алына.

Хеликобактер пилорины юк итү өчен антибиотиклар кулланыла. Иң дөресе – комплекслы дәвалау: антибиотикларны антацидлар (ашказаны согындагы тоз кислотасын нейтральләштерүче дарулар), ашказанын эчке яктан «каплап» ала торган препаратлар белән бергә эчү һәм эч китмәсен өчен пробиотиклар куллану.

 

Фото: pinterest.ru


Фикер өстәү