Газета укучы: “Ватаным Татарстан” юллы итте”

Авиатөзелеш районының Зеленский урамында юлыбыз юк иде. Бу хакта кая гына әйтеп карамадык. Халык юлсыз бик тилмерде.

Аптырагач, ярдәм итмәсләрме дип “Ватаным Татарстан” газетасына шалтыраттым. Гозеремне җиткердем. Озак та үтмәде, урамда төзекләндерү эшләре башланды. 24 августтан бирле юл салалар. Сезгә рәхмәт. Журналистларның сүзе үтемле икәнен белә идем инде мин. Менә тагын бер кат ышандым.
Суфия
Казан.


Фикер өстәү