Татарстанның 9 районы урып-җыюны төгәлләгән

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнары игенчеләре урып-җыю эшләрен төгәлләгән. Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә (99 процент), Биектау, Түбән Кама (98 процент), Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас, Теләче (97 процент) районнары да – уракны төгәлләү алдында. Ә инде Әтнә һәм Нурлат районнарының урып-җыюны беренчеләрдән булып төгәлләвен искә төшерик.

Зәй районы игенчеләре 37,3 мең гектар мәйданда игеннәрдән иң мул уңыш алуга ирешкән. Фән кушканча эшләү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә гектарыннан уртача  48,6шар центнер ашлык җыеп алынган.  Районда барлыгы 181,4 мең тонна ашлык җыеп, амбарларга озатылган. Зәй кырларында җәмгысе 60 комбайн эшләгән. Урак алдынгылары: Илдус Фәтхуллин – 4882 тонна, Айрат Уразманов – 4334, Ирек Хәсәншин – 4294, Андрей Митрофанов – 4247, Дамир Шәйгарданов – 4020 тонна ашлык суктырган. “Зәй” агрофирмасы барыннан да мулрак уңышка ирешкән: биредә гектарыннан уртача 55 центнердан күбрәк ашлык җыеп алынган.

Республика игенчеләре шикәр чөгендеренә дә керешкән инде. Соңгы мәгълүматларга караганда,  6010 гектар мәйданда (барлык чәчүлек мәйданының 12 проценты) тамыразык җыелган.  243,9 мең тонна чөгендер казып алынган. Гектарыннан чама белән 405,9 центнер уңыш чыга.

 


Фикер өстәү