Татарстанның игезәкләр авылында ниләр бар?

   Мәрхүмә әнием гомере буе авылыбыздагы Мөслим май заводы филиалында резин итек киеп, тездән су ерып, төгәл 30 ел хезмәт куйды. Авыл озын, көн дә өч чакрым җәяү төшәсе һәм кайтасы, эше дә зерә авыр… Шуңа күрә дә телевидениедә диктор булам дип хыялланган тап-таза, күмәч кебек түгәрәк йөзле кызына кирле-мырлы сүзләр сөйләмәде ул.

Бер балам булса да шәһәрдә төпләнсен, рәхәтләнеп шунда яшәсен  дип уйлагандыр, бахыркаем. Мин, чыннан да, КФУның журналистика бүлеген тәмамладым. Минзәлә, Мөслим, Әлмәт, Казанда үз һөнәрем буенча эшләдем. Әмма язмыш шушы шәһәрләр аралыгында һәрвакыт Иске Карамалыма борып кайтарды. Язмышны бүтән сынамыйча, соңгы 12 елда тыныч кына туган авылымда яшәп ятам. Әйе, авылда яшәп тә, журналист булып эшләп, сәяхәт итеп була. Әле китапханәдә дә хезмәт куям.

Быел Иске Карамалы үзенең 285 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бик борынгы, заманында 2 мәчетле, 3 мәхәлләле авыл булган ул. Авылым Күбәк белән өйгә өй тоташкан. 1950 нче еллардан бирле шулай. Шуңа күрә Иске Карамалы-Күбәк дип язсак та дөрес булачак. Әмма документларда аерым авыллар без. Күбәк 27 яшькә кечерәк. Кыл уртада мәктәп тора.  Анда миңа кадәр халык артисты Наил Әюпов, мәхәббәт шагыйре Харрас Әюп, академик-профессор Флүн Мусин, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм башка данлыклы якташларыбыз белем алган. Элек бу урында атаклы Күбәк мәдрәсәсе булган. Анысында исә өч сугышта катнашкан әкиятче-фольклорчы Зариф Мөэминов, Советлар Союзы Герое Бәдыйг Салихов укыган. Минемчә, һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да: «Мин авылым өчен нәрсә эшләдем?» – дигән сорау бирергә тиеш. Кемдер мәчет салдыра, юллар төзетә, зират төзекләндерә. Ә журналистларда мондый акча юк. Бай кесәле иганәчеләр эше бу. Аллага шөкер,  мәчетне авылдашыбыз Рәшит Борһанов салдырды. Әле 2005 елларда ук Иске Карамалыны ничек күтәреп була дип уйлана башладым. Бердәнбер күренекле кешебез – академик-профессор Флүн Мусин. Җырчылар, сәнгатьтә югары күтәрелгән якташларыбыз белән әллә ни мактанырлыгыбыз юк. Алар күрше авыл Түрештә тулы. Шулай да «изюминка» табылды. Иске Карамалы-Күбәк – игезәкләр авылы. Нәкъ менә бездә 10 пардан артык игезәк туган. Моңа өстәп 10 пар игезәк килен-кияү сыңарлары да авылыбыздан үзләренә яр сайлаганнар.  Иске Карамалы-Күбәкнең читтә кияүдә яшәүче уннан артык кызы игезәкләр тудырган. Әле дә туып торалар. Шуңа төгәл сан да юк. Оныкчыклар-туруннар да 6 пардан уздылар. 2007 елда, республиканы гөрләтеп, «Пар куаныч» игезәкләр фестивале уздырдым. Бөтен район булышты. Төгәл биш елдан соң авылыбызда Мөслим районы игезәкләре  фестивале гөрләде. Татарстаннан 20 матбугат чарасы, «ТНВ», «Россия» телевизион каналлары яктыртты аны. Элеккеге районыбыз хакиме, ә бүген Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов белән  бик матур итеп тормышка ашырган уртак проектыбыз булды бу ике зур бәйрәм. Төгәл әйтә алам: республикада башка мондый авыл юк. Игезәкләребез үзенчәлеге – алар бер-берсенә охшамаган аерым шәхесләр. Көләбез инде, суыбыз да начар, ә алар туа торалар.

Соңгы 15 елда игезәкләр генә барлап йөрмәдем анысы. 2011 елда Иске Карамалы-Күбәк авылларының Гиннесс рекордлар китабын  төзедем. Тагын бер бәйрәм уздырырга сәбәп булды ул. Ачык һавада, Сабантуй сыманрак. Әйтик, авылда иң еш яңгыраган фамилия нинди? 18 Гәрәевләр гаиләсе яши бездә. Әле бер-берсенә кайберләре генә туган. Иң күп кызлар исеме? Әлбәттә, Гөлназ! Иң беренче «Жигули» машинасын сатып алучы – укытучы Ирхәт Ибраһимов. 13 тапкыр Сочи, Баку, Анапа, Махачкала кебек курорт шәһәрләренә һәм Балтыйк республикаларына совет чорында баручы – минем әти Фәнис Мәүлиев. Китапта нинди генә мәгълүмат юк. Тарих шулай языла. Һәр авылга төзергә киңәш итәм. 2013 елда 30 август – Татарстан Суверенитеты көненә 1 метр да 30 сантиметрлы ике – бәрәңге һәм тары кыстыбыйлары пешереп тә тарихка кердек әле без.

Шулай да 2013 – 2015 елларда башкарган төп эшемне аерым язып үтәсем килә. Күбәк урта мәктәбенең диварына аны тәмамлаган 10 бөек шәхескә истәлек элмә такталары куйдырдым. Алар вафат. Әмма кеше китә – җыры кала. Бу гамәлем өчен мине дин әһелләре, кайбер җитәкчеләребез, мәктәпне каберстанга әйләндереп бетердең, дип тиргәделәр. Бу – безнең үткәнебез. Наилләрне, Харрасларны онытырга хакыбыз бармы? Очучы-сынаучы Хуҗагали Камалов, подполковник Дөлфәт Хәрби турында  киләчәк буынга кем сөйләр? Ә болай көн саен күреп, казанышларын укып үтәләр. Әле авылыбыздан чыккан җитәкче, Мөслимнең өченче секретаре, соңгы елларын Казанда яшәгән авылдашыбыз Диктат Галиевка да куясым килә. Иске Карамалыга кайтарып күмделәр аны. Соңгы әманәте – туган авылда мәңгелеккә калу. Элмә тактаны куярга бик лаек булса да,  әлегә ирек бирмиләр. Яшәү – көрәш! Моны мин уйлап тапмаган.

2016 елдан бирле авыл китапханәсен Флүн Мусин исемендәге музей-китапханә итеп үзгәртү өстендә эшлим. Рәхәт эш түгел. Авыл халкының күбесе борынгы әйберләрне трактор арбасы белән чүпкә түккәне ачыкланганнан соң бигрәк тә.

Үткәнебез, бүгенгебез, киләчәк – бер бәйләнештәге чылбыр. Һәркайсы үз урынында кирәк. Иске Карамалыга – 285 ел, миңа 45 яшь, авылым бүген минем сулышымда яши. Бу чор өчен миңа җавап тотасы да…

                              Гөлназ Шәмси

                              Мөслим, Иске Карамалы

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү