М-12 трассасы Татарстанга нәрсә бирәчәк?

2024 елда «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» югары тизлекле М-12 трассасы төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылырга тиеш. Халык һәм икътисад өчен аның әһәмияте нидә? Ул нинди проблемаларны хәл итәчәк. Бу турыда без Югары икътисад мәктәбенең транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин белән фикер алыштык.

Кулдан ычкындыруыбыз бар…

Аңлатып узыйк: бүген Мәскәүдән Казанга йөрүче җиңел һәм йөк ташу машиналары «Волга» М-7 трассасыннан файдалана. Ул бушлай һәм, аңлашыла инде, бик тыгыз. Шуңа күрә берничә ел элек әлеге трассаны бушатырга ярдәм итүче түләүле тизйөрешле дублер юл төзү ихтыяҗы барлыкка килде. Һәм, газетабызның алдагы саннарында язганыбызча, быел җәй М-12 трассасы дип исемләнгән яңа трассаны төзи башлау турында хәбәр ителде. «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» юлы Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәсе, шулай ук Чуашстан һәм Татарстан аша узачак һәм «Көнбатыш – Көнчыгыш» халыкара транспорт коридорының җыелма өлеше булып торачак. Әлеге трасса республика чикләрендә 145 чакрымны тәшкил итә. Ул Чувашия Республикасының Киров торак пункты тирәсендә башланып, «Шәле – Саескан тавы» юлы кисешендә төгәлләнәчәк.

Төзелеш эшләре башланганчы, фикер алышуларның авыр узуын журналистлар белән очрашкан Михаил Блинкин да яшермәде.

– Кайбер җитәкчеләр юл төзелешен бик соңга, 2028 елга калдырмакчылар иде, – диде ул. – Моның өчен бик күп дәлилләр китерелде. Алар арасында М-7 трассасын төзекләндерү дә булды. Бәхеткә, бәхәсләшүләрне туктаттылар һәм нокта куйдылар. Юлны 2024 елга тапшырырлар дип өметләнәм.

М-7 трассасы нәрсәсе белән начар соң? Белгеч фикеренчә, ул капма-каршы ике якны берләштерә. Бу, бер яктан, бик көчле төбәкара һәм халыкара җитди транспорт коридоры булып тора. Икенче яктан, 1,5 мең керү юлы булган иске юлны тәшкил итә. Өченчедән, М-7 юлының бер өлеше торак пунктлар аша уза. Бу исә светофорлар, борылышлар һәм сәгатенә 60 км тизлек дигән сүз.

– Халыкара йөк ташу машиналары өчен дә, халык өчен дә бу бик начар, – ди белгеч.

Шуны аңларга кирәк: М-7 федераль трассасы да калачак. Һәм, яңа трассадан аермалы буларак, ул бушлай булачак. М-7не киңәйтәчәкләр, төзекләндерәчәкләр, ләкин ул төбәкара, халыкара пассажирлар һәм йөк ташуда статусын югалтачак.

Белгечләр әйтүенчә, Татарстан «Европа – Көнбатыш Кытай» маршрутының үзәк ноктасы булачак.

– Кытайда – 3,5 мең, Казахстанда 2,7 мең чакрым юл төзелгән инде. Ә без әле дә булса фикер алышабыз! Тагын биш елга сузсак, йөк машиналары безнең яннан узып китәчәк, – диде Михаил Блинкин.

Безгә нәрсә бирә?

Шулай да яңа трасса Татарстанга нәрсә бирәчәк соң? Аның иң зур һәм әһәмиятле булган уңай ягының берсе – аварияләр һәм үлем-китемнәр саны кимү. Әлеге мәсьәләне белгечләр Мәскәү – Санкт-Петербург М-11 трассасы мисалында өйрәнгән. Бу аралыкта узган ел, 2016 ел белән чагыштырганда, аварияләр – ике тапкырга, үлүчеләр өч тапкырга кимегән. Бу очракта вазгыятьне күзаллау өчен М-7 трассасындагы күрсәткечләрне күрсәтү дә җитә. Шулай итеп, 2018 елда Мәскәү – Казан участогында 809 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 188 кешенең гомере өзелгән. Белгеч аварияләр күплеген М-7 трассасының торак пунктлар аша узуында күрә.

Белгеч ышандыруынча, яңа трасса файдалануга тапшырылгач, 2030 елга юлда өзелгән гомерләр 25 кешегә кадәр кимергә мөмкин.

– Бу юлда машиналар берничек тә кара-каршы бәрелешә алмаячак, – дип аңлата Михаил Блинкин. – Монда җәяүлеләр кичүе дә юк.

Икенчедән, Мәскәүдән Казанга барып җитү вакыты ике тапкырга кыскарачак. Нәтиҗәдә икътисад ягыннан отачакбыз. Россия, шул исәптән Татарстан икътисады өчен бу гаять әһәмиятле. Мәскәү агломирациясе белән икътисади мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр туачак. Макроикътисади нәтиҗә 2,4 млрд сум булачак дип бәяләнә. Яңа зонада 60 млн кеше яши, Россия автомобиль сәнәгатенең 70 проценты, оборона һәм аэрокосмик тармагы оешмаларының яртысы, металлургиянең 40 проценты, нефть эшкәртү һәм нефтьхимиясенең 25 проценты, азык-төлек җитештерү тармагының 20 процент оешмалары урнашкан. Машиналарның тизлеге артачак. Йөк машиналары сәгатенә уртача 100 чакрым тизлек белән хәрәкәт итә алачак.

Моннан тыш, транспортка уңайлы булсын өчен трасса составында Идел аша яңа күпер төзергә планлаштырыла. Бу логистик үзәкләргә чыгу юлын җиңеләйтәчәк һәм Татарстан бизнесы өчен бик отышлы булачак, ди белгеч. Димәк, проектның тагын бер уңай ягы – эш урыннары барлыкка киләчәк. Юл тапшырылып, өч ел узгач, эш урыннары 10 меңнән 15 меңгә кадәр артыр дип өметләнә белгечләр.

Бишенчедән, трассалар шәһәрләрдән алыначак. Бу исә әлеге дә баягы куркынычсызлык һәм тизлек дигән сүз.

Юлны чүлдә генә салыр идем, тик…

Әлбәттә, мондый дәрәҗәдәге бер генә төзелеш тә каршылыкларсыз уза алмый. Моны Михиал Блинкин да ассызыклый.

– Теләсә нинди юл төзелешендә дә каршылыклар бар һәм алардан берничек тә качып котылып булмый. Мондый төр проектларның минуслары һәрвакытта да бертөрле – әлеге маршрутларда торак пунктлар һәм аларда яшәүче халык бар. Һәм теләсә нинди проектлаучы аларның фикере белән санлашырга тиеш. Гадәттә, мондый вакытта халык дәлилгә трасса янәшәсендәге җир кишәрлекләренең бәяләре төшүне, шау-шу, ыгы-зыгыны һәм башкаларны китерә. Инженерлар бу мәсьәләләрне дә хәл итәргә тырыша, катлаулы сөйләшүләр алып барыла. Кыскасы, компромисс эзләргә туры килә, – ди ул.

Экология мәсьәләсен дә беркая куеп булмый. Яңа юл төзелү сәбәпле, урманнарны кисәргә, хайваннарны күчерергә туры киләчәк.

– Мин юлны чүлдә генә салыр идем, ләкин алай булмый. Әйе, урман бар. Һәм аларны кисү мөмкин булганча киметелергә тиеш. Бу мәсьәләдә инженерлар эшли. Мин, баллы һәм бик баллы вариант бар, димим. Реаль һәм реаль булмаганы бар. Шуннан чыгып чаралар эзләргә кирәк, – диде ул.

Әлегә трассаның кайдан узачагы турында төгәл мәгълүмат юк. Төзелешнең подрядчылары да билгеле түгел.

– Һәр юл яңа технологияләр үсешенә этәргеч бирә. Мондый юллар аз һәм аларның берсе сезнең тирәдә төзеләчәк, – диде Михаил Блинкин.

Тагын бер фикер алышулар трассаның бәясе тирәсендә бара. Әлегә бер чакрым юл өчен 2,5 сум түләргә туры килер, дип фаразлана. Әлеге автомагистраль янында яшәүче халыкка нинди дә булса ташламалар каралганмы соң?

– Коммуналь хезмәт, «ашыгыч ярдәм» машиналары өчен ташламалар була, – диде бу сорауларга ачыклык кертеп белгеч. – Ләкин түләүле юл якын-тирәдә хәрәкәт итү өчен каралмаган. Бу бөтен дөньяда шулай. Мин үз йортымнан чыгып, түләүле юлга эләгәм дигән сүз түгел. Татарстанның үз юллары да бик яхшы. Һәм яңа трасса әлеге юлларны транзит транспорттан азат итәчәк. Автобанның төп өстенлеге менә шул.

Зөһрә Садыйкова

Фото: mindortrans.tatarstan.ru

 


Фикер өстәү