Сумның иртәгесе өметлеме?

 Газета укучылар хәтерлиләрдер: март аенда нефть бәяләре түбәнгә ыргылып, рус сумы тетрәнү кичергәндә, без «Ватаным Татарстан»да сумның бәясе көзгә кадәр 75 сумнан да түбәнәймәс дигән фараз ясаган идек.

Әйе, нефть бөтенләй очсызланса да, газ сатудан туктасак та, валюта коридоры 75 сумлык чикне узып китмәячәк, дип фикер әйтергә безнең җитәрлек нигезебез бар иде. Илдәге алтын-валюта резервларын да, сәяси һава торышының хәлен дә, Үзәк банкларның акча басу темпын да исәпкә алып, курыкмыйча ясадык яртыеллык фаразны. Без әйткән срок инде үтеп бара. Шуннан соң валюта тотрыклылыгына без гарантия бирә алмыйбыз. Хәзер, гомумән, икътисадны да, социаль өлкәне дә фаразлау кыен. Дөнья яңа турбулентлык зонасына атлый. Көтелмәгән хәлләр көтелә, кыскасы. Без балачакта, мәктәптә укыганда, мәктәп программасында Мәҗит Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» дигән мәсәле бар иде. Хәзерге яшьләр аны белмиләр, әмма дөнья сәясәтендә вакыйгалар нәкъ шул мәсәл сюжетындагыча үсә. Бер аучының сарыгы югала. Көтеп-көтеп тә сарык табылмагач, аучы җәнлекләргә хәбәр сала: сарыкны ашаучыны табып бирмәсәгез, рәхим-шәфкать көтмәгез, ди. Урман ерткычлары җыелалар да, үзара фикерләшкәч, үзен яклап сүз әйтә алмаган куянны тотып илтәләр аучыга. Бүген Көнбатыш державалары шундый стильдә «Навальныйны кем агулаган?» дигән сорауга җавап эзлиләр. Мәскәүдәге һәм Брюссельдәге сәясәт бүреләре «куян» таба алмый интегә. Россиягә менә шушы ике мәсьәлә – «Новичок» агуы һәм Белоруссия белән бәйле рәвештә яңа санкцияләр кертергә ихтималлар. Хәзерге көндә дипломатлар үзара кылыч сугыштырып, яңа тыюларны җайлыйлар. Мәскәү судан коры чыга алса, сум бераз иркен сулыш алыр, юк икән, доллар-рубль түшәмендә яңа биеклек көтелә. Аннан башка да әле финанс тотрыксызлыгына китерә торган сәбәпләр җитәрлек. Бердән, икътисади хәл бик начар. Халык ашарга акча җиткерә алмый дигән хәбәрләр явып тора. Азык-төлеккә бәяләр үсә, кешеләрнең керемнәре кими, халыкның ашарга сатып алу сәләте моннан ун ел элекке дәрәҗәгә түбәнәйде, диләр Югары икътисад мәктәбе белгечләре. Хәер, аларга ышансаң, россиялеләр икенче кварталда бер айга уртача 32854 сумга яшәделәр дип әйтәләр. Бер башка моның кадәр сумма тотып булса, зарланмас иде әле халык.

Эре бизнес та кыенлыклар кичерә. Дөньяның иң эре биш цемент җитештерүчеләре исемлегендә торган «Евроцемент» Саклык банкына әҗәтләрен түли алмый икән. Михаил Гуцериевның «Руснефть» компаниясе чикләнгән дефолт игълан итеп өлгергән иде инде. Мондый очраклар саны артыр дип уйлыйк. Финанс тотрыксызлыгына китерә торган мондый яңалыкларның артуы милли валютаны ныгытмый беркайчан да. Хөкүмәт тарафыннан да акча җитешмәве турында хәбәрләр явып кына тора. Хөкүмәтнең финанс блогы һәм чимал экспортлаучылар сумның очсызлануын татлы төш кебек күрәләр. Менә шул факторлар барысы бергә җыелгач, сумны тагын да түбәнрәк этеп куярлар һәм безнең тормыш дәрәҗәсе тагын бер баскычка аска төшәр дип көтәргә була.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү