«Җимешле оҗмах» кемне бүләкли, яки бер килолы суганны ничек үстерергә?

Узган шимбәдә Татарстанның иң уңган, иң булдыклы бакчачылары «Казан» агросәнәгать паркында башкала халкын  яшелчә, җиләк-җимеш уңышлары белән шаккатырды.

Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә ел эчендә республика бюджетыннан бакчачыларга 2 миллиард сумнан артык акча бирелүен, мондый ярдәм киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтеп сөендерде.

– Быел бакчаның кирәклеге үзен аеруча нык сиздерде. Халык бакчадагы эш-мәшәкатьләр белән мавыгып, пандемия зәхмәтен җиңелрәк кичерде. Бакчасы булган кеше үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән ел әйләнәсе тукланырлык запас та туплый ала. Сәламәт яшәү өчен дә бакчаның роле зур. Шуңа бакчачылар киләчәктә дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала, – диде Президент. Ул «Кулланучылар җәмгыяте»нә 25 «ГАЗель»  автомашинасы ачкычы да тапшырды.

Газетаның шимбә санында бакчачыларның проблемалары турында язган идем. Бүген иртә яздан кара көзгә кадәр бакча кишәрлегендә кайнашкан кеше буларак, кайбер гыйбрәтле хәлләргә аерым тукталасым килә. Югыйсә виктория, карлыган, кура җиләге һәм башка төр җиләк-җимешне мин дә кулдан килгәнчә тәрбияләргә тырышам. Әмма уңышы төрле елларда төрлечәрәк була. Лаеш районыннан килгән һәвәскәр бакчачы Нурислам ага Гыйбадуллин әйтүенчә, хикмәт аларның сортында икән. «Берничә ел саен  яңартып тормасаң, үсентеләр төрле авыруларга бирешә башлый. Иң мөһиме – аз утырт, уңышы күбрәк булсын», – ди Нурислам ага.

Тукай районыннан килгән бакчачы Сурия ханым Хәбибуллина алып килгән суганнарның  берсеннән-берсе зуррак булуының сәбәпләре дә шуннан бугай. Ышанырлыкмыни? Кайберләре 700 граммнан арта. Хәтта бер килога җиткәннәре дә бар икән! Мондыйны үстерү өчен, Сүрия ханым кебек, кырык елдан артык тәҗрибә, эзләнү дә кирәктер шул.

Сәүдә рәтләре буенча йөргәндә, төрле яшелчә, җиләк-җимеш, югары җитештерүчән сортлы үсентеләр, берсеннән-берсе матуррак чәчәкләрдән  күзләр камашырлык. Бәрәңге, кәбестә, кыяр, помидорларның да ниндиләре генә юк. Бәяләре дә чагыштырмача арзан. Әйтик, кәбестә нибары – 15, бәрәңге – 16, кишер – 18, суган 22 сум тора.

Кыскасы, сентябрь аеның беренче шимбәсендә уздырылучы «Бакча-2020» бәйрәме бакчачыларга да, бәйрәм кунакларына да бик ошады. Хәзер инде көзге муллыктан һәркем табынына өлеш чыгаручы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен көтәсе генә кала.

     Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү