Фәнзилә Җәүһәрова: «Халык һөнәрчелеге юкка чыгар дигән курку юк»

“Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Халык иҗаты хәзинәләре” дигән үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Шул исемдәге проектның җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелегендәге галимнәр төркеме Татарстанның районнарына йөреп халык иҗаты үрнәкләрен җыйган, һөнәрчеләрне барлаган. Без нинди һөнәрләрне югалтканбыз? Заманга яраклашкан һөнәрләр бармы? Һөнәрчеләргә нинди ярдәм кирәк? Күргәзмә ачылышында проект җитәкчесе белән әнә шул хакта әңгәмә кордык. 

– Фәнзилә ханым, безгә галимнәр авылларга экспедицияләргә йөрми дип тә тоела башлаган иде инде. Авыл бетә, аның белән һөнәрчелек тә юкка чыга кебек иде. Ниндидер табышларга юлыктыгызмы? Авылларда һөнәрчеләр бармы әле?

– Башта әлеге проектның Россия мәдәният фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылганын искәртеп үтим әле. Безгә ярдәм күрсәтелде, әмма пандемия килеп чыкты. Шулай да, тугыз районга бер төркем белән чыктык һәм бик үзенчәлекле материалларга тап булдык. Беренчедән, республикабызда яшәүче халыкларга хас этнографик костюмнар тупладык. Ләкин иң кызыксындырганы – халык һөнәрчелеге булды. Аның кайсылары торгызуга, саклауга мохтаҗ, ә кайсылары шулкадәр үсеп киткән ки – бу үрнәкләрнең барысын да халыкка күрсәтәсе килде. Сүзем күн каю, алтын җепләр белән, ягъни кәнитил чигү, талчыбыктан үрү, киез әйберләр җитештерү, зәркәнчелек  турында.

– Әлеге һөнәрләргә ихтыяҗ алай зур дип әйтеп булмый бит.

– Мәсәлән, киез эшкәртү, аны бизәү дә юкка чыккан кебек иде. Чөнки көндәлек яшәештә киезгә хаҗәтлек шуның кадәр генә, итекне дә инде кимибез бит. Ләкин шул вакытта балаларны киезне түшәп, аннан әллә нинди сувенирлар, аксессуарлар ясарга өйрәткән авыл мәктәбе дә бар. Киездән ниләр генә ясамыйлар алар! Бизәкләре дә аппликация түгел, түшәгән вакытта бер төстәге киезне икенчесенә керештереп бизиләр. Бу – Кукмара районының Туембаш авылы. Үз авылларында ук йонны менә дигән итеп тетеп бирүчеләр дә бар. Иң сөендергәне – оста бөтен Россиягә эшли. Хатыны исә мәктәп балаларын шушы йонны түшәргә, алардан сәнгати бизәкле эшләнмәләр тудырырга өйрәтә. Ул гына да түгел, безне авылның балалар бакчасына йөри торган сабыйларның да бу һөнәрне үзләштергән булулары бик сөендерде.

Әле шушы ук районда балчык белән эшләүчеләргә дә юлыктык. Диләрә белән Артур Шакировның кулдан эшләнгән керамика савыт-сабалары шулкадәрле стильле, алар этник юнәлештә эшли торган  теләсә кайсы ресторанны бизи ала. Шөкер, күнчеләр дә аз түгел. Дөрес, эшләүчеләр бар, кулланучысы азрак. Күп булсын өчен, алар җитештергән товарның көндәлек яшәештә актив кулланылуы кирәк. Бүгенге көндә чүәкләрне дә рәхәтләнеп киеп йөрибез дип әйтә алмыйбыз. Кемнәрдер аның бәясе кыйммәт дияр. Мин исә яхшы күннән эшләнгән чүәкне 2 мең сумга сатып алуны кыйммәтсенмим.  Әлбәттә, бу җәһәттән республикабыз җитәкчелегенең матур үрнәк күрсәтүен ассызыклап үтәргә кирәк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та тантаналы чараларга ХХ гасыр башы стилендәге татар костюмын киюне мәслихәт күрә, аңа ияреп аппаратның килеш-килбәтендә милли төсмерләр барлыкка килә. Быел республика көнен бәйрәм итү чараларында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин шушы стильдә киенгән  иде.

– Нинди һөнәрләр юкка чыгу алдында? Аларны ничек саклап калырга?

– Алтын белән чигүче осталарыбыз бик аз. Ука яки кәнитил чигү була инде бу. Андый тауарга ихтыяҗ да бар, әмма шедевр тудыручылар аз. Монда оста чигүче булу гына җитми, останың сәнгати күзаллаулы, ягъни рәссам булуы да кирәк. Моны махсус уку йортларында әлеге юнәлештә эшли ала торган һөнәрчеләрне дә, рәссамнарны да әзерләп, торгызып була. Дөрес, халык һөнәрләре техникумында бу һөнәрчелеккә яхшы өйрәтәләр, әмма техникумны бетергән студентның алган профессиясен гомерлек шөгыле буларак дәвам итү мөмкинлеге бик чамалы. Дәүләт ярдәме белән әлеге юнәлештә эшли торган артельләр юк. Ул артельләрдә чигүчеләргә бизәлештәге милли төсмерләрне, төсләр гармониясен саклап, сурәт симметриясен тота белә торган рәссамнар эшләргә тиеш. Бездә югары сәнгати дәрәҗәдәге чигүчеләр бөртекле санда гына. Мәсәлән, Луиза Фәсхетдинова иҗатын мин шедеврлар дип атар идем. Нәкъ менә Луиза кебекләр сәнгатъ җитәкчеләре булырга тиеш. Шома, нәфис куллы чигүчеләр янында зур рәссамнар булмаса, без әле шактый вакытлар китчта утырачакбыз.  Халкыбызның төсләр гармониясе искиткеч нәзакәтле, без кычкырып торган төсләрне өнәмибез. Моның шулай икәнлегенә экспедиция барышында кабат инандык. Һәм ачылган күргәзмә экспонатлары да моны дәлилли. Мисалга, теләсә кайсы борынгы эшләнмәне алыйк – аларда форма, бизәк, төс бербөтенне тәшкил итә. Бу – үзе бер мәктәп һәм аны торгызырга кирәк. Еш кына сәхнәгә чыккан артистларыбыз өчен читенсенәбез. Анда да инде хәзер беркадәр чуарлыктан китү бар. Чама, симметрия, төсләр гармониясе булмаса, зәвык югала бит. Зәвык бөтен җирдә, хәтта талчыбык үргәндә дә кирәк. Шунысы да әйтик, “Икея” кебек кибетләр талчыбык җиһазларны яңадан модага кертте. Үзебезнең талчыбыктан үрүче осталарны әллә ни күп дип әйтеп булмый. Янгул авылында Тукай әрҗәләрен ясаучылар артелен таптык. Әмма аларның тауарларын да киң кулланышка кереп киттеләр дип авыз тутырып әйтеп булмый.

Һөнәргә икенче сулышны дөньякүләм чаралар да бирә ала. “Ворлдскилс”, мәсәлән, бездә оста зәркәнчеләр барлыгын күрсәтте. Биредә һөнәрчеләр техникумының эшчәнлеген ассызыклап китәргә кирәк. Техникум студенталары – чемпионнарыбыз. Болгар үрнәгендә эшләнгән атаклы чигә алкалары – үрдәкләрнең репликаларын менә дигән итеп эшли алганнар. Алар халыкара күргәзмәләрдә күрсәтерлек зәвыклы, сыйфатлылар.

– Һөнәрчелек буыннан-буынга тапшырыламы? Алмаш әзерләү ни дәрәҗәдә?

– Киләчәккә карап эшләүче осталар, чыннан да, бар. Әйтик, Апанай мәчетендә Илдар ага Шәйхетдинов сабый балаларны күн белән эшләргә өйрәтә. Киләчәккә, савапка булсын, дип еш кына бушка бик җыйнак остаханәдә эшли. Аңа шартлар тудырасы, укучылары даими булсын өчен берәр мәктәпкә беркетәсе иде. Шундый кешеләр булганда һөнәрчелек юкка чыга алмый ул. Менә бу экспедициядә дә авылларның бай булуы, бик матур үрнәкләрнең саклануын күрдек. Әмма аларны күрсәтә белергә дә кирәк бит әле. Әгәр без Татарстанда этномаршрутлар төзибез икән, халкыңны бөтен матурлыгы белән, булган йолаларыңны кулланып тәкъдим итә белергә дә кирәк. Без осталарны таптык, аларның проблемаларын өйрәндек, хәл итү юлларын да бергәләп эзлибез.

Халык иҗаты хәзинәләре күргәзмәсе “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә 16 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Анда төрле милләт костюмнары, халык һөнәрчелеге үрнәкләре тәкъдим ителгән. Керү бушлай.

 Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү