Татарстан мәктәпләре югары тизлекле интернетка тоташтырылган

Быел республиканың барлык мәктәпләре (аларның филиалларын һәм өстәмә корпусларын да исәпкә алып) югары тизлекле Интернетка тоташтырылган. Бу барлыгы 1680 белем бирү оешмасы дигән сүз. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта билгеле булды.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтүенчә, җепселле-оптик элемтә линияләрен кулланып интернетка тоташтыруны «Таттелеком» җәмгыяте гамәлгә ашыра.

Шулай итеп, Интернет челтәренә 447 мең укучы һәм 36 мең укытучы керә ала.
2020 ел азагына 500дән артык мәктәптә Wi-Fi системасын яңарту да күздә тотыла.


Фикер өстәү