Зәй ГРЭСы Россиянең иң нәтиҗәле электр станциясе булачак

Зәйдә күптән көтелгән вакыйга: ГРЭСны яңарту башланды. Хәзерге ГРЭС янында 850 МВт куәтле пар-газ җайланмасы төзеләчәк. Яңа проектка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россиянең энергетика министры Александр Новак старт бирде.   

Төзелеш тәмамланганнан соң ярты гасырлык тарихы булган станция Россиянең иң нәтиҗәле электр станциясе булачак. Аны 2023 елда тапшырырга ниятлиләр.

Татарстан Президенты станциянең Татарстан энергетикасы өчен генә түгел, ил өчен дә мөһим проект булуын билгеләп узды.

– Әлеге проект сыйфатлы булачак, үз вакытында тапшырылачак. Моның өчен район хакимиятенең дә, республиканың да, хөкүмәтнең дә һәм «Татэнерго» компаниясенең дә мөмкинлекләре бар. Ул өстенлекле булачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Александр Новак әйтүенчә, соңгы биш елда республикада электр энергиясеннән файдалану ел саен уртача 2,5 процентка арта. Бу Россия күрсәткечләреннән күбрәк.

– Россиядә уртача үсеш 1 процент тирәсе. Бу республиканың югары темплар белән үсешен, яңа җитештерү объектлары һәм яңа эш урыннары барлыкка килүне аңлата. Моның өчен инфраструктура, көчле егәрлек кирәк. Шуңа күрә Зәй ГРЭСында яңа югары нәтиҗәле заманча блок төзү ихтыяҗы барлыкка килде һәм без моны хупладык, – диде министр.

37,5 млрд сумлык төзелешне «ЭНКА» төрек компаниясе башкарып чыгачак. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә,  проект тормышка ашырылгач, беренчел зонадагы кулланучылар өчен электр энергиясе арзанрак булачак. Моннан тыш, Зәй ГРЭСы зарарлы газлар һәм атмосфераны пычратучы матдәләр чыгаруны елына 1,5 млн тоннага кадәр киметәчәк. Димәк, Татарстан һәм якындагы төбәкләрдәге экологик вазгыятьне яхшыртачак. Шулай ук үзгәрешләр Зәй сусаклагычы һәм Зәй елгасына йогынты ясаучы җылылыкны да киметәчәк.

Моннан тыш, яңа энергоблок 40 мең кеше яшәгән Зәйне җылылык белән тәэмин итү өзеклеге куркынычы булуны киметә. ГРЭС – районның бердәнбер чыганагы. Станция ул – шәһәр, бюджет барлыкка китерә торган предприятие. Ул районның социаль тормышында аерым роль уйный.

Мәгълүм булганча, яңа энергоблок төзү ел башында Россия Хөкүмәте карары белән махсус программа буенча яңартылырга тиешле проектлар исемлегенә кертелде. Әлеге карар Россия һәм Татарстан Президентлары ярдәме белән кабул ителде. Зәй ГРЭСын яңарту – илнең иң зур энергетика проекты булды.

Зәйдә Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Новак Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаковка кунакка кереп чыктылар. Тормышының зур өлешен Зәй ГРЭСына багышлаган ветеранга Татарстан Президенты «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Федераоль министр исә Россия Энергетика министрлыгының I дәрәҗә медале белән бүләкләде.

Фото: tatarstan.ru

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү