Кем укыта: телефонмы, әллә укытучымы?

Интернетсыз мәктәп булмас, язгы тәҗрибә кабатланмас. Хөкүмәт йортында узган брифингта мәгариф тармагында мәгълүмати технологияләргә бәйле үзгәрешләр турында сөйләп калмыйча, имешмимешләргә дә нокта куйдылар.

– Август башыннан ук уку рәтләп башланырга өлгермичә өзеләчәк дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Кайвакыт без моны ата-аналар чатларында, социаль челтәрләрдә күрәбез. Ялган хәбәрләр тарала. Көзен барысы да тагын дистанцион рәвештә укуга күчәчәк дигән мәгълүмат барлыкка килде. Һәм мин бу сорауга инде берничә тапкыр җавап бирдем. Мондый күчүгә бернинди алшартлар да юк. Шуңа күрә барысын да тынычландырырга теләр идем. Без уку елын гадәттәгечә башладык, мин аның шулай ук дәвам итәсенә өметләнәм, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Аның сүзләренчә, кайбер урыннарда, мәсәлән, балалар бакчаларының аерым төркемнәрендә һәм мәктәпләрдә карантинга ябарга мөмкиннәр. Тик монысы инде гадәти хәл, аны коронавируска гына бәйләргә дә кирәкми.

Узган уку елын көтелмәгән шартларда тәмамларга мәҗбүр иткән коронавирус, бер яктан, кайбер эшләрне тизрәк башкарырга да ярдәм итте. Мәсәлән, мәктәпләрне интернет белән тәэмин итүнең хәзерге заманда ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәненә төшендерде.

– Дистанцион форматка күчүнең башлангыч этабында барыбыз да очрашкан төп техник проблема интернетка бәйле иде. Без республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Татарстан Президентына мондый катлаулы вакытта мәгариф тармагына ярдәм иткәне өчен рәхмәтле. Рөстәм Миңнеханов онлайн дәресләргә дә керде, балалар, укытучылар белән аралашты, белем бирү процессында катнашучылар нинди кыенлыклар кичерә, дип кызыксынды, – диде Рафис Борһанов. – Нәтиҗә буларак, Рөстәм Миңнеханов тарафыннан барлык мәктәпләрне дә җепселле-оптик элемтә линияләре буенча югары тизлекле интернет белән тәэмин итү карары кабул ителде. Бу карарның әһәмиятен бәяләп бетергесез.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, яңа уку елында 447 мең укучы, шулай ук республиканың 36 мең укытучысы тиз, сыйфатлы һәм өзлексез интернет белән тәэмин ителгән. Моны «Таттелеком» җәмгыяте белән бергә гамәлгә ашыралар. Министр аңлатканча, 1045 мәктәпне интернетка тоташтыру берьюлы ике программа кысасында алып барылган. «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты нигезендә – 546, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча 499 мәктәпкә (күпчелеге авыл җирлекләрендә) интернет кергән. Интернетлы иң күп мәктәпләр Арча, Кукмара, Әлмәт һәм Мамадыш районнарында икән.

Бу яңарышның нинди үзгәрешкә китерәчәген дә аңлатты министр.

– Сезнең телефон  секундына уртача 25 Мбит тизлектә эшли. Безнең меңләгән мәктәптә ADSL технология бар иде, ул барлык мәктәпләргә максималь интернет тизлеге –  секундына 2 – 8 Мбит бирде. Ә хәзер исә ким дигәндә секундына 100 Мбит, – диде Айрат Хәйруллин.

Брифингта министр мәктәп укучылары өчен яңа цифрлы «ярдәмче» уйлап табулары турында да әйтте.

– «Мин – мәктәп укучысы» программасын республиканың 10 мәктәбеннән 500 бала куллана. Әлегә тест режимында гына. Бу проектның башлангычында ук балалар торды, алар катнашты, – диде Айрат Хәйруллин.

«Мин – мәктәп укучысы»ның асылы нидә? Ул – мобиль кушымта. Балалар анда үзләренең уку һәм укудан тыш эшчәнлеген нәтиҗәле оештырырга ярдәм итәчәк. Аның белән укучылар электрон көндәлектән уңайлы форматта файдаланырга һәм өлгерешен күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

– Яңа технологияләр беркайчан да укытучыны алмаштыра алмаячак. Моны аңларга кирәк. Мәгариф өлкәсендә яңа технологияләр – ул укучыга өстәмә ярдәмлек һәм укытучыга шәхес үсеше өчен мөмкинлекләр бирү, – диде Айрат Хәйруллин.

САН

«Цифрлы икътисад» проекты кысасында 2020 елда 613 корылма интернет белән тәэмин ителәчәк. 2021 елга 802 корылмага интернет кертәчәкләр.

Татарстан территориясе буенча 520 км җепселле-оптик элемтә линияләре сузылган. Бу эштә 1500 кеше катнашкан.

Татарстанның 589 мәктәбе быел Wi-Fi белән тәэмин ителәчәк.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 


Фикер өстәү