Татьяна Москалькова: «Сездәге тәҗрибәне хәзер башка төбәкләр куллана»

Татарстанга Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова  сәфәр кылды. Мәскәү кунагы студентлар белән очрашты, «түгәрәк өстәл» утырышында катнашты, Президентта кунакта булды, Казанда әле берничә көн элек кенә ачылган «Адымнар» мәктәбен барып күрде.

Кеше хокуклары белән бәйле мәсьәләләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Татьяна Москалькова белән очрашкач, Татарстан Президенты әнә шулай диде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2013 елдан бирле «Халык контроле» системасы модераторы булып тора. Билгеле булганча, әлеге система халыкның гозерләрен җыеп, аларны хәл итүне күзәтеп тору өчен барлыкка килде. Очрашуда балаларның җәйге яллары, лагерьларны төзекләндерү, яңа уку елын башлау турында фикер алыштылар. Ятимнәрнең язмышы турында да сүз булды. Татьяна Москалькова фикеренчә, аларны торак алуга чиратка 12 яшьтән үк куярга кирәк. Алай эшләгәндә мәсьәләне вакытында хәл итү ихтималы арта.

Алдагы көнне исә Татьяна Москалькова КФУ студентлары белән очрашырга һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча институт оешуның 20 еллыгы уңаеннан оештырылган «түгәрәк өстәл» утырышында катнашырга өлгерде.

Москалькова әйтүенчә, Татарстанда матур милли киемнәр һәм тәмле ризыктан тыш, проблемалар да юк түгел. Аларны вакытында хәл итәргә кирәк.

– Татарстанда яшәүчеләргә көнендә-сәгатендә ярдәм итәргә тырышабыз. Әлеге очрашуга җыелган һәр кешегә көчле рух, сабырлык телим. Тормыш авырлыкларына юлыккан һәркемгә дә булышырга насыйп булсын. Әгәр кеше хокуклары бозыла икән, аларны торгызу өчен барысын да эшләргә кирәк, – диде Москалькова.

Форсаттан файдаланып, Татьяна Москалькова Сәрия Сабурскаяны яңа срокка сайлануы, Татарстан халкын исә ТАССРның 100 еллыгы белән тәбрик итте.

–  Республиканың 100 еллык бәйрәме – сезнең өчен генә түгел,  Россия өчен дә зур вакыйга. Беренче тапкыр Татарстан белән танышуым әле дә хәтеремдә. Мин башта сездә дуслар таптым, аннары шулар аша сезнең мәдәниятне, гореф-гадәтләрне өйрәндем, – ди ул. – Кеше хокукларын яклау эшендә Татарстан җитәкчеләренең намус белән эшләячәкләренә шигем юк. Бергәләп сөйләшү бик кирәк. Мондый очрашулар күп кенә җитешсезлекләрне ачыкларга, аларны чишү юлларын табарга ярдәм итә. Бөтен булганда гына көчле без.

Татьяна Москалькова Татарстанның пандемия вакытындагы эшләрен дә үрнәк итеп куйды.

– Республика җитәкчелеге коронавирус таралуга каршы тору өчен вакытында кирәкле чаралар күрде. Сездәге тәҗрибәне хәзер башка төбәкләр куллана, – диде ул.

Соңгы елларда үз хокукларын якларга теләүчеләр арткан. Бу хакта Сәрия Сабурская җиткерде.

– 2017 елда Татарстанда яшәүчеләр өчен бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге тудырылды. Әмма елдан-ел мөрәҗәгатьләр артып тора, бу хокук бозылу дигән сүз түгел. Киресенчә, халыкның безгә карата ышанычы зур, – ди Сәрия Сабурская.

Бу сүзләрне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова куәтләде.

– Алар үз сорауларына җавап таба алганга монда килә, – дип сөйләде ул. – Күп еллар дәвамында ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү проблемасы бар иде. Шулчакта без Дәүләт Советында Сәрия Сабурская белән берлектә эшче төркем төзедек. Нәтиҗәсе бар, әҗәт күләме шактый кимеде.


Фикер өстәү