Татарстанда ипотека кредиты алучылар арткан

Быел җиде айда Татарстанда яшәүчеләр барлыгы 56 миллиард сумлык ипотека кредитын рәсмиләштергән. Бу – узган елның шушы ук чорындагы күрсәткечтән дүрттән бер өлешкә артыграк.

Татарстан Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин хәбәр иткәнчә, ипотека кредитына ихтыяҗ үсүнең төп сәбәпләреннән берсе  – банк ставкалары кимү. «Июль аенда Татарстанда  ипотека ставкасы моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кимеп, уртача 7,3 процентка калды. Бер ел элегрәк ул 10,2 процент тәшкил итә иде. Россия Банкының акча-кредит сәясәтен йомшартуы, 6,5 процентлы ташламалы ипотека һәм авыл ипотекасы программалары йогынтысы шуңа китерде», – диде Марат Шәрифуллин.

Тулаем алганда, Татарстанда ипотека алучылар ел башыннан 10 процентка артып, алынган кредит күләме барлыгы 233,6 миллиард сумга җиткән. Шул ук вакытта 1 августка вакытында түләнелмәгән бурыч өлеше 0,64 процент булган. Бу – Россия күләмендәге уртача күрсәткечтән 0,93 процентка кимрәк.


Фикер өстәү