Гөлнара Зиннәтуллина: «Гүргә синең кулларыңда төшәсем килә…»

Бүген танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллина бакыйлыкка күчте. Сезнең игътибарга 6 ел элек «Шәһри Казан»да дөнья күргән Гөлнара ханым белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Ул иртән-иртүк, стенага элеп куелган рәсемгә карап, бер үк сүзне кабатлый: «Мин сине барыбер җиңәм, син үзең үк туеп, мине ташлап чыгып китәчәксең әле». Арка миен хәтерләтүче әлеге рәсемдәге кара төрткеләргә шулай психологик рәвештә сугыш игълан иткән телевидениенең танылган алып баручысы, журналист Гөлнара апа Зиннәтуллинага карап мин дә берсүзсез ышанам…

«Ни өчен?» дигән сорауны һәркем бирә…

Ут борчасы кебек йөгерек, тынгысыз җан Гөлнара апа үзендәге яман авыруны көтмәгәндә-уйламаганда «ача». Иптәш кызларын көтеп йортны юып йөргәндә йөрәк турысыннан чәнчеп алган «аҗаган»нан көлеп тә ала әле: «Бабай, әллә картаям шунда, кабыргамда тозым кузгалды бугай», — ди хәләле Ринат абыйга. Аңа кадәр хондроз, остеохондроз ише ике кешенең берсендә булган сырхау белән хастаханәдә күренеп торган кеше буларак, үзләренең янындагы районныкына да кагыла аннары. Кан анализы алганнан соң, табиб, кандагы РОЭның артып киткәненә аптырап, онкологка җибәрә Гөлнара апаны. Онколог та шундук кына диагнозны тәгаенләми — келәймәне томография дигәннәре суга: умыртка баганасын начар күзәнәкләр иләк иткәнче тишкәләгән икән инде. «Ничек йөри алдың соң син?» — ди ул Гөлнара апага, аптырап. Гөлнара апа җилкәләрен генә сикертә — кичә генә йортның урам ягын юып йөргәнен әйтмәс бит инде…

— Коелып төшәсең инде ул, ансыз булмый, — ди Гөлнара апа, әлеге вакытларны искә алып. — Мин бит әле шуннан соң ялгыш егылып, ике умыртка сөяген сындырдым. Кадакланган кебек, урынга калдым. Ярты ел ятарга туры килде. Менә шунда бик күп уйланылды да, нәтиҗәләр дә сипләнде. «Нишләп мин?» дигән сорау: «Ни өчен миңа икән?» — дигән сорауга әверелде. Җавабын да таптым кебек: уртача яши белмәдем. Яна башласам — янып бетәргә, тотынсам — үлгәнче эшләргә, алынганмын икән — ахыргача илтеп җиткерергә кирәк бит миңа! Ярамый икән алай яшәргә — урталыкны саклап калырга, ажгырып алга чапмаска кирәк. Мин, кешегә ярдәм итә башласам да, башкалар кебек, күбрәк сүз кушып, артыграк кул кушырып утыра белмәдем шул — егылганчы чаба торган идем. Аннан гына Туфан Миңнуллин сүзләренә тап булдым: «Итагатьлелек мокытлыкка ук барып җитмәскә тиеш». Кемдер сине яхшылап кына файдалана белә ул, аннан сине танымамышка салышып узып та китәргә бик мөмкин. Шуңа, иң элек үзеңнең кадереңне белеп, өстеңә тау кадәр бурыч алмыйча гына яши белергә кирәк.

Гомер буе ике генә кадерлем булды…

— И-и, Гөлнара апа, сездән буламы инде ул өстән-өстән генә эшләү…
— Булмый шул. Булмады да. Мин гел әйтәм, гомер буе ике генә кадерлем булды: берсе — Зиннәтуллин, икенчесе — эшем. Алар хакына мин бөтенесенә әзер булдым кебек. Менә шул — тизлекне киметер яшьтә дә махы бирмәгәнмен, ахры, чир эзләп тапкан үземне, каһәр (көлешәбез)! Ял итсен бераз диюе булган, күрәсең — ярты елга урынга салды да куйды.

— Әмма, Аллага шөкер, теше үтмәде.
— Уенын кушып сөйләшсәм дә, авыр чагы күп булды инде аның, бала. Янымда дырылдатып торучы якыннарым, бер мизгелгә дә калдырмаучы гаиләм, балаларым булмаса, торыр идемме икән, дип тә уйлап куям. Бабай диагнозны белү белән үк әйтте: «Без моны гына җиңәрлек». Мин ятакка калгач, улым Илдар белән киленем Эльвираның икенчеләре — оныгым Азалия туды шул вакытта. Улым минем яныма кечкенә бәгырь җимешен китереп салгач, и курыктым инде. «Улым, — дидем, — яңа туган нарасыйны онкология белән авырган кеше янына салмыйлар, ал, зинһар». Киленем кистереп әйтте: «Синең авыруың йогышлы түгел, әни, узгынчы авыру — Азалия белән утырырга өйрәнерсең, Азалия белән төшеп йөгерәсең әле син», — диде. Һәм, Ходаема мең шөкер, шулай булды да. Оныгым утырып тора башлагач, мине дә терәтеп утыртып куя башладылар, ул тәпи киткәндә, мин дә аякка бастым.

— Башта җанны дәваларга, аннан гына — тәнне, дип юкка гына әйтмиләр инде.
— Улым белән кызым мин авырый башлагач кинәт кенә олыгаеп киттеләр. Һәм шундый кайгыртучанлык күрсәттеләр алар миңа, әйтеп-сөйләп бетергесез. Ул помидор белән кишер согын көненә әллә ничәшәр тапкыр әзерләү булсынмы, бүген күрә алмас дәрәҗәгә җиткән кәбестә ашату дисеңме, мине сөйләндереп утыру булсынмы, уколлар кадаумы… Ходаема мең шөкер, дим — ирем җиң сызганып тырышты, балаларым. Әле бу чир дигәннәре ишек шакымаса, якыннарымның алтынга тиң, балаларымның ни дәрәҗәдә игелекле булуларына әллә ни игътибар да итмәгән булыр идем, бәлки…

Даруларны — бөтен ил белән

— Чирне җиңдем, ул артта калды, дип әйтә алмыйм, әлбәттә, — дип дәвам итә Гөлнара апа. — Онкологлар минем авыруны югары кан басымы белән чагыштыралар: аннан котылып та булмый, дәвалап бетереп тә. Шуның белән яшисең. Мин шулай итәм дә: кандагы ул «тәнчекләр» артып китсә, химия курсы алам, даруларын кадатам дигәндәй. Һәрдаим табиблар күзәтүе астында инде. Алар миңа Ходай Тәгаләдән соң икенче булып ярдәмгә килгән, яшәү бүләк иткән кешеләр. Менә бит әле — бакчадан эшләп кайттым да, бөтен тәнем авыртып тора. Аны инде минем авыруга бәйләп кенә дә бетереп булмый. 62 яшьлек кемнең генә бакчада эшләп кергәннән соң тәне сызламый икән?! Түзәрлек сызлау — түзмәслек чаклары да бар иде бит, дип, анысына да шөкер итәм.

— Түзмәслек чакларда сезне дусларыгыз да тыгыз боҗра булып уратып алды кебек?
— Анысын да сөйләп бетерерлек түгел, багалмам. Бер бик кыйммәтле дару кирәк булган тарихны сөйләү дә җитә торгандыр. Ул безнең илдә юк, чит илдә исә бары тик рецепт белән генә бирелә. Менә шунда аңладым да инде мин: дөньядагы барлык кешенең 99 проценты әйбәт кешеләр икән, шулай булмаса, башкаларга ярдәм итәр өчен шуның кадәр тырышырлар идеме икән алар?! Ышанасыңмы-юкмы, миңа ул боз белән генә кайтартыла торган даруны дәвалау узганнан соң да тагын бишесе артып калырлык итеп җибәрделәр. Нинди юллар, нинди хәйләләр, нинди тырышлыклар аша табылганын ул чит илдә яшәүче, чит илгә барып кайткан дусларым үзләре генә беләдер. Казандагы дусларым исә, чакырмыйча-нитмичә килеп, көннәрен-сәгатьләрен үзара бүлешеп, мине бер минутка да ялгызымны калдырмады.

— Шунда оялмыйча аякка басмыйча кара, әйеме, Гөлнара апа?
— Бастым инде аптырап (рәхәтләнеп көлешәбез)! Аллага шөкер, минем аякка басуым, кабат кешеләр арасына чыгуым, эшкә тотынуым үзе бер могҗиза кебек тоеладыр. Әйе, гел яхшыга ышансаң, җирдә яманлык кылмасаң, могҗизалар да була икән ул!

— Эшкә тотындым дигән пунктны шәрехләп китик әле — күпләр өчен иске авызга яңа аш булсын.
— Ие шул, театр турында бихисап материалларым булган кеше икәнемне белгәнгә, «Тәртип-FM» радиосына тапшырулар әзерләргә чакырдылар. Менә уннан артык циклны яздырып кайтырга да өлгердем инде. Ул инде җиң сызганып эшкә тотыну түгел, әмма үземне кирәкле хезмәткәр итеп тою да рәхәт нәрсә. Үзеңне тонуста тоту, диләрме әле? Эшкә барган көнне үземә ачыш та ясап кайттым: «Дөнья бер дә үзгәрмәгән, мин белгән килеш икән!»

Бабаема җиткән кеше юк!

— Ринат абый белән яшәвегезгә дә кырык ел гомер узып бара, Гөлнара апа. Ә сез һаман аны «яратам» да «яратам» дисез (көлешәбез)…
— Яратам шул, бала, бик яратам. Үзем дә куркып куям хәтта. «Карчык, йөз яшькә җитик тә, мин — башта, син — соңыннан үләрсең», — дисә: «Юк инде, сиңа бер көнгә булса да артыграк яшәргә туры киләчәк, гүргә синең кулларыңда төшәсем килә», — дип көләм. Ә шаяртмыйча әйткәндә, еллар узу белән хисләр кадере бергә узган юллар барәбәренә арта гына бугай ул, бала. Балаларыбыз, Аллага шөкер, бик акыллы, оныкларыбыз Ләйсән белән Азалиябез тезебездән төшми, өебездән кеше өзелми, арабызда әле яшьлек кайнарлыгы.

— Разил Вәлиевнең «Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм» дигән шигырь юлларын сезнең гаиләгә борып карасак, бер дә бер-берегезне үзгәртергә тырышмадыгызмыни, Гөлнара апа?
— Юк! Бер тамчы да! Ник үзгәртим ди мин аны — ул бит болай да әйбәт. Бер генә сүземне дә беркайчан да «юк» дип атлап чыкканы булмады. Гомерем буе аннан «ярар, әнисе»ннән кала сүз ишетмәдем. Мине яратты, эшемне кабул итте, гаилә өчен тырышты. Ул әйбәт булгач, миңа да башкача ярамый бит инде — тужы әйбәт булырга туры килде (көлешәбез). Бакчага, дисәм — бакчага алып чыгып китә ул мине, яңа ремонт теләгән идем, мине 20 көнгә авылга кайтарып куеп, фатирны сүтеп-җыеп ята, табибтан-табибка, кирәктән-кирәккә генә йөртә. Шуңа да мин һәр иртәне аны эшкә озатканда сары йомгак — чебикәй кебек кочагына кереп бетеп кочаклыйм да, битләреннән сыйпап, эчемнән генә, Ходаем миңа иксез-чиксез бәхетле язмыш биргән, шөкер, дип сөенеп калам…

Гөлнара Җәлилова

Гөлнара ханымны иртәгә 9:00дә Ямашева 52-38 адресы буенча соңгы юлга озатачаклар.

 


Фикер өстәү