Үз куллары белән мини-трактор ясаган Хәниф Гыйләҗиев: «Кешегә чыгып йөгерәсе юк» 

Саба районының Әзмә авылында яшәүче Хәниф Гыйләҗиев үз куллары белән мини-трактор ясаган. Аның ярдәмендә печән чабарга, бәрәңге алырга, аның төпләрен өяргә, чүпләреннән арынырга була.

Хәниф абый әйтүенчә, мини-трактор гаиләнең эш-мәшәкатьләрен бик күпкә уңайлы иткән.

– Бакча эшләрендә бик файдасын күрәбез. Печән чабарга, бакчаны эшкәртергә, тырмаларга, сукаларга бик яхшы. Хәзер авылда берни дә калмады бит. Ни аты, ни тракторы юк. Инвесторларның техникасына чират җиткәнне бик озак көтәргә туры килә. Өй тулы халык, балалар булса да, планлаштырган эшеңне эшли алмый тора идең. Ә болай кеше көтәсе, аңа яраклашасы юк. Чыгасың да, эшлисең, – ди Хәниф Гыйләҗев.

Шулай да ул техниканы үз кулларың белән ясау җиңел эш түгеллеген һәм моңа бер ел вакыт киткәнлеген әйтте.

– Бу – беренче тәҗрибәм. Соңгысы да булыр, ахры. Вакыт булганда гына ясагач, бер елга кадәр сузылды. Башыннан алып ахырына кадәр эретеп-батыштырырга, тимер тишәргә кирәк. Башта гади сукалагычтан файдаланган идем. Анысы уңайсыз булды, бәрәңгенең күпчелеге туфрак астында кала. Менә бу мини-трактор бик җайлы. Өйдәгеләр дә канәгать. Әле бакчаны сукалап караган юк. Анысын да эшләмәкче булам, – ди ул.

Техника өчен материалларын төрле җирләрдән җыйган. Двигате – “Ока”ныкы, МУСы һәм руле – Жигулиныкы, кайбер элементлары “Нива” машинасыныкы. Чүмечен үзе ясаган.

Мини-трактор белән акча эшләү нияте юк икән.

– Акча эшләргә дип ясаган техника түгел инде ул. Һаман кешегә ялыну авыр булганга, үзебездә булсын, дип тырышуым иде. Шуңа күрә үз эшләребездә генә кулланмакчы булам. Мини-трактор булгач, артык куып та булмый. Тиз сафтан чыгуы бар, – ди ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү