Гөлназ Даутова: «Үлсәм, мине авылыма күмегез…»

Кичә вафат булган Гөлназ Даутова әнә шулай дип әйтеп калдырган. Бүген аны төштән соң Мамадыш районының Түбән Козгынчы авылы зиратына җирләячәкләр.

– Гөлназны хәле соңгы ике атнада бик авыр булды. Ятып кына торды, сызланды, интекте балам. Бер атна бөтенләй берни ашамады. Китәсен сиздек. Ул үзе дә белде. Әле ныклап авырып киткәнче үк, үлсәм, авылыма күмегез дигән иде. Гөлназның Түбән Камада каласы килмәде, ул бит Козгынчыда туган бала, – ди әнисе Зөләйха Даутова.

Гөлназның 17 яшьлек кызы Инзилә ятим калды. Ул педагогика көллиятенең икенче курсында укый. Әнисен югалту авыр булса да, сабый сабыр итә икән.

– Без көчле булырга тырышабыз. Язмыштан узмыш юк. Баламның урыны оҗмах түрләрендә булсын, – ди Зөләйха апа.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Гөлназны озатырга дип юлга кузгалган.

– Без аның белән бик күптәннән таныш. Гөлназ бик тә тиктормас, тырыш ханым иде. Аңа күзләр тигәндер, мөгаен. Әле бит авырып киткәч тә, бер дә үләрмен димәде. Гел өмет белән яшәде. Күкрәген алдыргач та, ничә еллар метастазалар булмый торды. Гөлназ бик тә сөенә иде. Үзе дә: «Авыруым бетте!» дип уйлады. Тик булмады гына. Бик тә авыр хәбәр. Әле бит аңа яшисе дә яшисе иде, – ди ул.

Татар эстрадасы җырчылары Гөлназны көй авторы буларак белә. Араларында бик күпләр аңа ярдәм итәргә тырышты. Хәйрия концертлары да оештырдылар. “ВТ” да Гөназның хәлен яктыртып барды. Әле менә моннан ике ай элек кенә Гөлназның үзе белән сөйләшкән идем.

– Хәлем авыр. Ятып кына торма. Әни белән сөйләш әле, – дигән иде ул.
Тик зарланмады. Әнисе дә кызының тереләчәгенә ышанды, бар да яхшы булачак, дип өметләнде. Сабыр гына кызын тәрбияләде.
Баласын югалткан ананы, әнисез калган Инзиләне юатыр сүзләр табып булмый. Сабырлык телибез. Гөлназның урыны оҗмахта булсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү