Дәүләт автомобиль инспекциясе Казанда “Сәрхуш машина йөртүче” рейдын үткәрә

Башкалабызда быел 8 айда сәрхуш йөртүчеләр 57 тапкыр юл-транспорт вакыйгасына эләккән инде. Шуның аркасында 5 кеше һәлак булган, 76 сы – төрлечә җәрәхәтләнгән һәм имгәнгән.

Дәүләт автоинспекциясе, килеп туган хәлләрне исәпкә алып, 9 сентябрьдә 20.00 сәгатьтән  4.00 сәгатькәчә исерек шоферларны “кармак”ка эләктерү максатыннан “Сәрхуш машина йөртүче” рейдын уздыра.

Дәүләт автомобиль инспекциясе тагын бер кат искә төшерә: транспорт чарасын исерек хәлдә идарә иткән өчен яки аны идарә итүне исерек кешегә ышанып тапшырган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 статьясында  30 мең сум күләмендә штраф салу (бер үк вакытта ел ярымнан ике елга кадәр“права”дан мәхрүм итеп) күздә тотылган. Машина йөртүче кабат исерек хәлдә тотылса, җинаять җаваплылыгына тартыла.

Рейдларда ЮХИДИ инспекторлары белән участок полициясе хезмәткәрләре дә катнашачак.

Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен  тайпылышсыз үтәргә киңәш итә!

 


Фикер өстәү