Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын сайлау алдыннан мөрәҗәгать белән чыкты

Минтимер Шәймиев 2020 елның 13 сентябрендә булачак Татарстан Президентын сайлау алдыннан мөрәҗәгать белән чыкты. «Видеомөрәҗәгать «Татар-информ» агентлыгының Ютуб каналында урнаштырылган.

– Миннән еш кына: «Үз дәвамчыгыз Рөстәм Миңнеханов эшеннән канәгатьме? — дип сорыйлар. Җавап бирәм: мин канәгать. Барысы да тәртиптә булачагына шигем юк иде. Иң мөһиме — нинди милләт, нинди дин вәкиле булуына карамасатан, кешеләр аңа ышаналар һәм үзләренең тормыш итүләрен нигездә Татарстан белән бәйлиләр. Бу, мөгаен, республика президенты эшчәнлегенең иң дөрес күрсәткече,- ди
Татарстанның беренче Президенты.


Фикер өстәү