Казанда Гөлнара Зиннәтуллинаны соңгы юлга озаттылар: «Күңелләргә яшәү яме салып китте…»

Озак еллар телевидениедә йолдыз булып янган, бар гомерен эшкә багышлаган, танылган, талантлы журналист Гөлнара Зиннәтуллинаны соңгы юлга озаттык. Аны кояшка тиңлик идек, аннан якты нур чәчелә, яктылык сибелә. Ул – җылыта, рухландыра, канатландыра. «Иде» дип әйтергә генә тел әйләнми.

Ул – китте. Фатирында бар нәрсә аны хәтерләтә. Үзе ясаган көнбагышлы картинасы, чигеп бәйләгән башлыгы, аңа гына хас зәвык белән тегелгән тәрәзә пәрдәләре… Һәрбер нәрсәдән сәнгать әсәре тудыра ала иде Гөлнара апа. Соңгы елларда яман шешнең бер төре белән авырый башлагач та, сер бирмәде. “Чир – ялгыз ул, миңа ярдәм итәрдәй кешеләр күп, мин аны җиңәчәкмен!” – дип әйтә иде. Миелома чире турында интернеттан укып, энәсеннән җебенә чаклы өйрәнде.

“Диссертация язарлык мәгълүмат булды инде”, – дип шаярта иде. Гөлнара апа яман шеш белән 2012 елдан бирле көрәште. Беренче елларда урын өстендә күп ятты, ләкин торырга һәм башкаларга маяк булырга үзендә көч тапты.

– Хастаханәдә ятканда, табиблар мине палатадан палатага йөртте. “Менә күрегез, авырса да бирешми, йөзеннән елмаю китми, үрнәк алыгыз!” – дип әйттеләр, – дигән иде берсендә.

Гөлнара апада яшәүгә өмет беркайчан сүнмәде. Күптән түгел генә тешләрен дәвалатып йөргән, 22 сентябрьдә күзенә операция ясатырга җыенган… Аны дуслары, хезмәттәшләре дә якты, көчле рухлы кеше буларак искә ала. Элеккеге хезмәттәше, журналист Илфат Фәйзрахманов белән әле узган атна да гына күрешкәннәр, бу атнада да очрашырга җыенганнар. Тик үлемнең үз законы, аны кичектереп булмый.

Гөлнара Зиннәтуллина исеме 47 ел дәвамында “Татарстан – Яңа Гасыр” телекомпаниясеннән яңгырап торса, соңгы елларда аның йомшак тембрлы, дәвалау, тынычландыру көченә ия тавышын “Тәртип” радиосыннан ишеттек. Яраткан радиобыз күптән түгел генә яңадан ачылды. “Без аны Гөлнара Зиннәтуллинаның “Яшәсен, театр!” тапшыруы циклы белән башлап җибәрдек, – ди “Тәртип” радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. – Бу хакта үзенә шалтыратып әйткәч, бик сөенде. “Тыңлый алмыйм шул, Лаеш районындагы бакчада әле мин”, – диде. Сылтамасын җибәргәч, рәхмәт әйтте. “Яңа тапшырулар да эшләрбез, аның өчен миңа акча да кирәкми”, – диде.

– Балалар өчен “Шаян” телевизион каналы ачылгач, Гөлнара апа бездән дә артык шатланды. Шалтыратып, мактап үсендереп тора иде, – ди “Татарстан – Яңа Гасыр” телекомпаниясе журналисты Рамилә Сәхәбетдинова.

Ул – татар телевидениесе җитәкчеләре Илшат Әминов, Фирдүс Гыймалтдинов һәм башка бик күп журналистларның, хезмәткәрләрнең остазы да. Соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә улы Илдар рәхмәт әйтте. “Әни гомер буе эшләде. Эш аның өчен барып кайту урыны гына түгел – яшәү иде, яшәү яме иде”, – диде ул.

Аның күп санлы тапшырулары бер-бер артлы күңелдән яңара. “Пионерстан”, “Күңелле уеннар”, “Иртә түгел, соң түгел”, “Шәрәфигә ияреп”, “Яшәү яме”… Гөлнара Зиннәтуллина үзе дә күңелләргә яшәү яме салып китте… Гөлнара апаның ире Ринат абыйның, улы Илдарның, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Фәния Арсланова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү