Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 66га җиткән

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 22 яңа очрагы теркәлгән. Берсе — читтән кергән, калган 21 очракта контактта булу сәбәпле йоккан.

6 кеше хастаханәгә озатылган, 16сы өйләрендә дәвалана.

Яшь буенча:

18 яшькә кадәр — 0
18-30 — 4
30-50 — 7
50-60 — 6
60-70 — 4
70-80 — 1
80 нән югары — 0

Шәһәр һәм районнар буенча:

Казан — 14
Кама Тамагы — 1
Лаеш — 1
Нурлат — 5
Спасс — 1

Татарстанда коронавирусның барлыгы 6740 очрагы теркәлгән. 5563 кеше дәваланган. Бүгенге көндә ковидтан үлүчеләр саны 66га җиткән.

Бүгенге көн мәгълүматлары буенча, Казанда коронавирус йоктырган 1954 елгы хатын кызның һәм 1934 елгы ир-атның гомерләре өзелгән. Алар икесе дә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерелгән булган. Хроник авырулары булу сәбәпле, аларның хәлләре авырлашкан һәм вафат булганнар.

Якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.


Фикер өстәү