Банк карталарыннан файдаланучылар кискен кимегән

Россиядә быел икенче кварталда банкларның депозит һәм кредит карталарыннан баш тартучылар кискен арткан. Россия Банкы мәгълүматларына караганда, “пластик”тан файдаланучылар саны соңгы биш елда рекордлы күрсәткечкә – 4,5 миллион кешегә кимегән.

Шушы чорда кулланылыштагы банк карталары 2,3 процентка азайган. Соңгы тапкыр мондый күренеш 2015 елда кризис башлангач күзәтелгән булган.

Белгечләр фикеренчә, Россиядә файдаланылыштагы карталар саны кимү сәбәпләреннән берсе – коронавирус пандемиясе аркасында икътисад өлкәсенә чикләү чараларын кертү, беренче чиратта, банкларның кредит карталарын бирү кагыйдәләрен катгыйландыруы. Икенче сәбәп – карталарның артык нык күбәюе: илдә эшкә сәләтле бер кешегә инде чама белән 3 карта туры килә. Шуларның берсе хезмәт хакы күчерелә торган төп карта булып, аннан актив файдаланылса, калганнары башлыча “эшсез” ята икән.

Кулланылыштагы банк карталары саны кимүнең тагын бер сәбәбе – хәзер акча янчыгында төрле карталар саклауның мәгънәсез һәм файдасыз булуын аңлаучылар күбәйгән. Чөнки һәр карта буенча хезмәт күрсәтү өчен комиссия алынырга мөмкин, ди белгечләр. Аларның әйтүенчә, пандемиягә кадәр кайберәүләр кешбэк алу нияте белән берничә карта рәсмиләштерсә, хәзер банкларның мондый программалары да нык кимегән.


Фикер өстәү