Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада РУДЕНКО: «Шайтан каласы»ның үз тарту көче бар»

Алабуганың җәйге кичләре маршруты туризм буенча республика бәйгесендә – беренче, Россия бәйгесендә икенче урын алган. Кече шәһәрләргә туристларны ничек җәлеп итәргә, «Шайтан каласы» кай ягы белән кызыклы, тарихи комплекс үзе ни хәлдә? Без әнә шулар турында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада РУДЕНКО белән сөйләштек.

– Гөлзада Рәкыйповна, музейлар, башка мәдәният оешмалары кебек үк, катлаулы пандемия чорын кичерде. Сез онлайн тормышка ни дәрәҗәдә әзер идегез? Мондый шартларда «исән калу» авыр булдымы?

– Без бик кыска вакыт аралыгында онлайн эш режимына яраклаша алдык. Социаль челтәрләр өчен видеоэкскурсияләр, декоратив-кулланма сәнгать буенча онлайн мастер-класслар үткәрдек. Һәр музейның үз аккаунты бар, хезмәткәрләр халык белән даими элемтәдә торды. «Музей төне» халыкара акциясендә генә дә квестлар белән 10 онлайн программа үткәрдек һәм аларны 50 меңнән (!) артык кеше карады. 19 майдан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән музейлар ишекләрен яңадан ачса да, онлайн хезмәт күрсәтүне әле дә дәвам итәбез.

Исән калу мәсьәләсе безнең өчен кискен тормады. Әйе, музей-тыюлык халык кабул итү һәм керем буенча саннарда югалту кичерде. Әмма без хәзер тулы куәткә эшли алуыбызга шатланабыз һәм һәрбер туристны ачык йөз белән каршы алабыз. Аларның күбесе Алабугага килергә күптән планлаштырган иде бит инде.

– Туристларга «Шайтан каласы» кызыклымы? Ул бүген ни хәлдә?

– «Алабуга шәһәрчеге – Шайтан каласы» – туристларның иң яраткан урыннарының берсе. Андагы манара күптән инде борынгы Алабуганың брендына әверелде. Монда фотосессияләр үткәрәләр, ял итәләр, Чулман дәрьясы белән сокланырга киләләр. Әлеге урын музей-тыюлык составына керә һәм без аны карап, тәрбияләп торабыз.

Алабугага һәм башка кечкенә шәһәрләргә туристларның кызыксынуы артамы?

– Туристлар чыннан да кечкенә шәһәрләр белән елдан-ел күбрәк кызыксына. Моңа Алабуга шәһәре дәлил. Беренче чиратта туристларны шәһәрләрнең уңайлы инфраструктурасы һәм эчтәлеге булуы җәлеп итә. Алабугада, мәсәлән, музейлар бик күп, шул ук вакытта уңайлы кафелары, кунакханәләре дә җитәрлек. Әгәр шәһәргә килгән кунак урамыңда пычракны күрә, ашаган ризыгы тәмле булмый икән, андый шәһәрләргә кызыксыну бик тиз сүнә. Гомумән, мондый караш белән ил эчендәге туризмны сүрелдерергә мөмкин.

Шуңа күрә шәһәр төзеклегенә, уңайлыкларга игътибар итәргә, матурларга, ял өчен кирәкле булган бөтен шартларны булдырырга кирәк.

Татарстандагы туризм объектлары бөтен яктан да уйланылган. Президентыбызга рәхмәт, бездә республика үсешенә юнәлтелгән күпме программа эшли. Россиядә һәм чит илләрдә үткәрелгән конференцияләрдә катнашканда, анда төрле күргәзмәләр ачканда, без – Татарстаннан, дип горурланып әйтәбез.

– Нинди чаралар Алабуганың туризм брендын булдырырга ярдәм иттеләр?

– Беренчедән, бай тарихи-мәдәни мирас һәм күренекле шәхесләр плеядасы туристларны бу җиргә тартып тора. Цветаева, Шишкин, Дурова, Бехтеров исемнәре рекламага мохтаҗ түгел. Аларның эшчәнлеге һәм тормышы Россия туристларын гына түгел, чит илләрдән килгән кешеләрне дә кызыксындыра. Вакыйгаларга корылган брендларга килгәндә, болар – Спас ярминкәсе һәм кыңгырау чыңы фестивале. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2018 елда оештырылган «Алабуганың җәйге кичләре» фестивале дә тиз арада популярлык казанды.

2014 – 2019 елларда Алабугага килгән туристлар 30 процентка артып, 388000 кешедән 506600га җиткән.

– Алабуга – тарихи шәһәр, дидек, аның кайсы биналары тарихи кыйммәткә ия һәм әлеге корылмаларны саклау өчен ниләр эшләнә?

– Беренче чиратта болар – федераль әһәмияткә ия мәдәни объектлар: Алабуга шәһәрчеге, Ананьино каберлеге, Иван Шишкин музей-йорты, Надежда Дурова музей-утары һәм Марина Цветаева белән Надежда Дурова каберләре. Ике музейда ремонт-реставрация эшләре үткәрә алдык. Шишкин музее 2016 елда Татарстан Президенты тарихи квартал белән танышканнан соң яңарды. Шуның нәтиҗәсендә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән иде. Быел меценат дусларыбыз ярдәме белән Дурова утарын тәртипкә китерә алдык. Без хәзер Ананьино каберлеген музейлаштырырга ниятлибез. Аны бүлеп аласы һәм балалар өчен музей-тәрбия үзәген оештырасы бар. Әлбәттә инде, тарихи җирлектә эзләнү эшләрен дә яңадан башлап җибәрергә кирәк.

– Тарихи-мәдәни мирас объектларына кагылышлы кайсы мәсьәләләр беренче чиратта хәл ителергә тиеш? Аларны хәл итү юллары бармы?

– Бүген тарихи биналарда урнашкан фатирлар мәсьәләсе кискен тора. Халыкка башка җирдә фатирлар бирелгәч, алар бушап калды. Хуҗасыз йорт, мәгълүм булганча, бик тиз туза. Бина сакланып калсын өчен аларны инвесторларга тапшыру отышлы булыр иде, ләкин гамәлдәге законнар әлеге процессны бик катлаулы итә, кайчак мөмкин булмаган эшкә әйләндерә. Әлеге процедура гадиләшсен иде. Шулай иткәндә бинада төзекләндерү эшләре дә тизрәк башланачак бит.

– Турист булырга тиешле биш урынны атагыз әле. Алабугага гына хас берәр төрле ризык та бармы?

– Элеккеге чорга алып кайткан һәм кабатланмас рухны саклаган Шишкин музеенда, Бехтерев музеенда булырга кирәк. Соңгысыннан соң медицинадан бик ерак булган кешеләр дә әлеге юнәлеш белән кызыксына башлый. Дурова утары бик кызыклы, ә Цветаева иҗатын яратучыларга Хәтер йортында булырга кирәк. Әлбәттә инде, Алабугага кадәр килеп, Шайтан каласын күрми китү дөрес булмас иде. Турысын әйткәндә, биш урынга гына тукталу бик читен. Чөнки музей-тыюлык үз эченә 16 объектны ала! Алар барысы да игътибарга лаеклы. Ризыкка килгәндә, «Трактир» музей-театрында татар ашлары да, рус халык кухнясы да тәкъдим ителгән. Җаның теләгәнне сайлап була. Десертка «Сәнгать салоны» кибетеннән Алабуга перәннеген алырга тәкъдим итәм.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү