Татарстанда 95 яшьлек әби коронавирустан дәваланган

Чистай шәһәр хастаханәсендә 95 яшьлек пациентны Covid-19 яңа коронавирус инфекциясеннән дәвалаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

«Алтынчы сентябрьдә Чистай район үзәк хастаханәсеннән коронавирус инфекциясе аркасында көчәйгән ике яклы пневмониядән терелгән 95 яшьлек хатын-кызны өенә озатканнар» — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, пациент хастаханәгә 26 август көнне үпкәләрнең 30 процент зарарлану аркасында кергән булган.


Фикер өстәү