Банкларның баш авыртуы кайчан бетәр?

Россиянең банк тармагы түләүләрнең кичектерелүеннән интегә. Илдәге икътисади вазгыятьнең начарая баруы зур компанияләрнең, урта һәм кече бизнесның һәм физик затларның әҗәт кайтарып бирү мөмкинлекләрен нык чикли. Халыкара рейтинг агентлыгы S&P аналитиклары шулай дип чаң суга.

Банкларның кредит портфелендә 1 августка 72,845 триллион сум акча булган икән. Ел ахырына менә шул акчаның 12 – 15 проценты проблемалы займ дигән категориягә керәчәк, ягъни шул кадәр бурычны кайтарып алып булмаячак. Акчага күчергәч, бу процентлар 10,9 триллион сумга тәңгәл, ди. Россиянең федераль бюджеты – 21,9 триллион сум. Димәк, кайтарып булмый торган әҗәтләр күләме федераль бюджетның яртысына тигез. Ел башы белән чагыштырганда кайтарып алып булмый торган бурычлар күләме ике тапкыр артыр дип көтелә. Бу банкларны байтак акчаны резервта сакларга мәҗбүр итәчәк. Белгечләр моның нәтиҗәсендә зур банклар табышсыз эшли башлар, вак кредит оешмалары кассада акча җитмәүдән интегәчәк, аларга банкротлык һәм лицензиянең алынуы яный, диләр. Үзәк банк ел ахырына кадәр 36 банкның лицензиясен алыр дип әйтәләр. Бу банкларда депозит саклаучыларның хәсрәте арта, димәк.

COVID-19 пандемиясенең икенче дулкыны башланса, илләр яңадан икътисади чикләүләр кертсәләр, чималга бәяләр төшеп, финанс хәле яңадан да начараер дигән курку да банк төшенкелеген көчәйтә. Монда инде күңелсез фаразларны тагын да караңгырак юрауларга алыштырырга туры киләчәк.

Үзәк банк мәгълүматлары күрсәткәнчә, июль аенда бизнес 271 миллиард сум әҗәтне түләне кичектергән. 1 августка 90 көннән артыграк вакыт дәвамында түләнмәгән бурычлар саны абсолют һәм чагыштырма дәрәҗәдә дә рекордлы суммага җиткән. 36,796 триллион сумлык корпоратив кредитларның 3,015 триллион сумы кайтарылудан туктаган.

Кулланучылар кредитларын кичектерү ел башыннан 124 миллиард сумга үскән һәм 889 миллиард сумга җиткән. Банклар физик затларның кредитларын актив рәвештә коллекторларга сата. Үткән ел 300 миллиард сумлык әҗәтне коллекторлар алган, быелның апрель-июнь айларында гына да 45 миллиард сум бурыч сатылган.

Бизнесның банкларга бурычын түли алмавы – проблеманың яртысы гына. Салым каникулы бетерелгәч, эшмәкәрләрнең 40 процентының бюджет алдында бурычларын түли алмавы ачыкланган. Росстат салым бурычының ярты ел эчендә 229 миллиард сумга үсеп, гомуми күләме 929,5 миллиардка җитүен әйтә.

Ул арада Федерация Советыннан күңелсез хәбәрләр ишетелә. Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары, сенатор Сергей Калашников «Парламентская газета»га икътисади хәл начараюын, евроның ел ахырына 100 сумга җитәргә мөмкин булуын әйтте. Ә киләсе елга «яңа шатлыклар» көтелә дип саный ул.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү